Быел Татарстан башкаласында балалар өчен 7 спорт мәйданчыгы төзеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август, Ксения Швецова). Бүген Совет районының Дәрвишләр бистәсендә 22-нче мәктәп ишегалдында яңа спорт мәйданчык ачылды – укучылар өчен заманча мини-футбол кыры төзелде. Физкультурачы көне алдыннан һәм мәйданчык ачылу уңаеннан мәктәп территориясендә бәйрәм оештырылды, бәйрәмнең иң төп вакыйгасы 8 мәктәп командаларының футбол турниры булды.
Футбол кыры районның иң зур уку йортында – “22-нче мәктәп – Мәгариф үзәге” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә ачылды. Ул 58-нче мәктәп белән кушылу нәтиҗәсендә килеп чыкты. Бүген биредә 900 укучы белем ала, алар арасында футбол белән кызыксынучылар күп. “Җиңүләребез күп. Укучыларыбызны хәтта футбол буенча дөнья чемпионатына да чакырдылар – алар футболчыларны стадионга чыгарган балалар арасында иделәр. Безгә шулай ук якын-тирәдә яшәүче балалар футбол уйнарга килә, шуңа күрә мәйданчык күп кенә балалар өчен чын бүләк булып тора”, - диде мәктәп директоры Гөлнар Коптелова.
Футбол кыры универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча республика программасы буенча төзелде. Бу максатларга 3,2 млн сумга якын бүлеп бирелде. Подрядчы – “Татлизинг” компаниясе.
Совет районы башлыгы Рөстәм Гафаров билгеләп үткәнчә, мәктәп укучылары яңа футбол кырына лаек. “Мәктәп нигезендә районда иң яхшы футбол командаларының берсе оештырылган, ул ярышларда призлы урыннар ала, шул исәптән “Күн туп” турнирында да, - диде Р.Гафаров. – Яңа мәйданчык укучылар өчен бүләк булып кына калмыйча, микрорайон өчен спорт үзәге булсын”. Ул билгеләп үткәнчә, мәйданчык тагын бер мөһим бәйрәм – Төзүче көне алдыннан ачыла. Район башлыгы подрядчыларны котлады һәм аларга сыйфатлы эшләре өчен рәхмәтен белдерде.
Рөстәм Гафаров һәм Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов беренче булып тупка тибеп, мәйданчыкны ачтылар, шуннан соң Совет районының 8 мәктәбе арасында турнир үтте.
Моннан кала, мәктәп территориясендә “Күңелле стартлар” оештырылды.
Билгеләп үтәргә кирәк, 2013 елдан 24 спорт мәйданчыгы төзелде, аларның 19-ы республика программасы ярдәмендә барлыкка килде. Август азагында Яңа Сосновка бистәсендә Якты урамында спорт мәйданчыгы ачылачак.
Быел Казанда барлыгы 7 спорт мәйданчыгы төзеләчәк, ә Татарстан буенча – 90-нан артык. Узган елда Татарстан башкаласында 15 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, ә республика буенча – 120.