В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар кайсы очракларда «юк» дип әйтү «әйе» дигәнне аңлатуын һәм кеше ишарәләрен нәрсә яшерә икәнен беләчәкләр
Фото: Денис Гордийко
Чарада катнашучылар ни өчен канатлы гыйбарәләр белән әйтелгән фикер ялган булуын, нинди очракларда «юк» сүзе «әйе» дигәнне аңлатуын һәм кеше ишарәләрен нәрсә яшерә икәнен беләчәкләр. Лекция 19:00 сәгатьтә буа янындагы амфитеатрда башлана (һава торышы начар булганда – Гавами урыннарның 2 нче катындагы бинада, 4 нче подъезд, 2 нче лекторий). Керү ирекле, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.
Очрашу «Фәнни чәршәмбе» лекцияләр циклы кысаларында узачак. Проектны КФУ белән берлектә гамәлгә ашыралар. Элегрәк казанлыларга Татарстан башкаласында яшьләр һөнәрчелегенең этник үзенчәлекләре турында сөйләделәр.