Лекциядә тарих фәннәре докторы Татьяна Титова чыгыш ясаячак
Фото: Денис Гордийко
Төрле бәяләмәләр буенча, бүген дөньяда ике меңнән биш меңгә кадәр халык яши. Тыңлаучылар ни өчен исәпләүдә шундый аерма барлыгын, халыкларны кайчан, кем һәм ничек исәпләвен, кеше милләтенең нигезендә нәрсә ятуын, ул статикмы икәнен беләчәкләр.
Лекция 19:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Һава торышы начар булган очракта очрашу 2 нче лекторийда (4 нче подъезд, 2 нче кат) узачак, дип хәбәр ителә Гавами урыннарның Telegram-каналында.