Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.12.2022, 17:20

Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында җирле музыкантлар чыгыш ясаячак

Концертлар 1-13 нче гыйнварда узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче декабрь). Яңа ел каникулларында Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында музыкаль кичәләр узачак. 1-13 нче гыйнварда җәмәгать киңлегендә җирле музыкантлар, төркемнәр һәм ди-джейлар чыгыш ясаячак.

Чаралар циклы 1 нче гыйнварда «Киви» кавер-төркеме чыгышы белән старт ала, ул диско, рок-н-ролл, поп, рок һәм блюз стилендә хитлар башкара. Бу кичтә тамашачылар алдында ди-джей Malsi Music чыгыш ясаячак, ул шәһәр кичәләрендә үзенең комиклар белән коллаборацияләре һәм сетлары белән билгеле.

3 нче гыйнварда романтик электрон музыка белән Казанның «Оммаж» синти-поп проекты һәм Kudri мультижанрлы кавер-төркеме чараның хедлайнерлары булачак.

6 нчы гыйнвар кичендә Lia&Ben акустик лаунж-дуэты һәм Казанның Shanu этно-джаз музыкаль коллективы концерты була.

Музыкаль кичәләр сериясе 13 нче гыйнварда поп/альтернатива жанрларында җырлаучы автор-башкаручы Fauzia, диско- һәм эстрада башкаручысы Тамара Nova һәм танылган JIVE джаз коллективы чыгышлары белән тәмамланачак.

Чыгышлар 19:00 сәгатьтә Консистор манарасы янындагы мәйданда узачак, дип хәбәр итә Татарстан шәһәрләренең үсеш институты.

Исегезгә төшерәбез, 25 нче декабрьдән 15 нче гыйнварга кадәр Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында яңа ел чаралары сериясе узачак, аларның күбесе балалар өчен. Программада музыкаль кичәләр, Казан актерларыннан әкиятләр уку, спектакльләр күрсәтү һәм архитекторлардан экскурсияләр каралган.

Барлык яңалыклар