В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәйрәм көннәрендә җәмәгать киңлеге территориясендә Мәскәүнең «Высокие братья» урам театры чыгыш ясаячак, ә «Җанлы шәһәр» фонды «Кыш Бабай төше» дигән тамаша күрсәтәчәк.
Фото: Татарстан шәһәрләрен үстерү институты
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). 25 нче декабрьдә Казан Кремленең Гавами урыннары ишегалдында яңа ел чаралары сериясе старт ала, аларның күбесе балалар өчен. Программада музыкаль кичәләр, Казан актерларыннан әкиятләр уку, спектакльләр күрсәтү һәм архитекторлардан экскурсияләр бар.
26 нчы декабрьдән 28 нче декабрьгә кадәр 17:00 һәм 19:30 сәгатьтә «Высокие братья» Мәскәү урам театрының чыгышлары көтелә. Артистлар казанлыларга «Югалган җиңеллек» дигән яңа спектакль – клоунада элементлары һәм костюмнары белән интерактив тамаша күрсәтәчәк.
Махсус Гавами урыннарның яңа ел мәйданчыгы өчен «Җанлы шәһәр» фонды «Кыш Бабай төше» дигән тамаша әзерләде. Тамашалар 4-8 нче гыйнварда 16:00 һәм 18:00 сәгатьтә планлаштырылган. Аларның икесе рус ишарәләр теленә тәрҗемә ителәчәк.
25 нче декабрьдә һәм 5 нче гыйнварда сәгать 13:00 дә ишегалдын үзгәртеп кору проекты архитекторлары һәм авторлары белән экскурсияләр узачак. Прогулкада тыңлаучыларга бу урыннарның тарихы һәм җәмәгать киңлегенең киләчәктә ничек үзгәрәчәге турында сөйләячәкләр. Алдан теркәлү буенча экскурсиядә катнашу бушлай булачак. Чараларның җентекле программасы җәмәгать киңлегенең Telegram-каналында басылып чыкты.
Бәйрәм көннәрендә ишегалдында яңа ел ярминкәсе эшләячәк. Анда 9 оешма һәм сувенир кибете катнаша. Ярминкә кунаклары татар милли ризыкларын татып карый алачаклар, мәсәлән, ярминкә өчен махсус ясалган «Яңа елча Кремль» чәен.
Ярминкә 20-30 нчы декабрьдә – 12:00 дән 21:00 гә кадәр, 31 нче декабрьдә – 12:00 дән 19:00 гә кадәр, 1 нче гыйнварда – 12:00 дән 21:00 гә кадәр, 2-8 нче гыйнварда 10:00 дән 21:00 гә кадәр эшләячәк.
24 нче декабрьдән 13 нче гыйнварга кадәр «Абый&Сабый» һөнәрчелек үзәгендә яңа ел ярминкәсе өчен махсус әзерләнгән балалар өчен мастер-класслар узачак. Балалар үз куллары белән уенчыклар тудыра алачак, мәсәлән, карабүрек һәм Кыш Бабайны – йоннан, яңа ел беләзекләрен күннән ясый алачак. Дәресләр бушлай, теркәлү сорала.
Искәртеп узабыз, шәһәрнең яңа җәмәгать мәйданы буларак, Гавами урыннар ишегалды 20 нче декабрьдә ачылды. Территория өчен архитекторлар туристларны Татарстан белән, ә шәһәрлеләрне яңа җәмәгать киңлеге белән таныштыру өчен махсус бизәү концепциясен эшләделәр. Ишегалдында урнаштырылган 17 метрлы чыршыны бизәүдә татар орнаментлары һәм традицион милли бизәнү әйберләренең формалары сизелә. Шул ук дизайнда Гавами урыннарның кайбер эчке интерьер әйберләр бар, мәсәлән, лампалар.
Ярминкә өчен зур боз кисәкләреннән бүләк тартмаларына охшатып ясалган йортлар булдырылды. Павильоннар янында ярминкә геройлары һәм 2023 саннары белән әйләнүче тумбалар урнаштырылган. Ишегалдының икенче башында – чыршы каршында – архитекторлар тамаша кылу зонасын булдырдылар: анда янып тора торган йолдыз-эскәмияләрне һәм «Ай» сәнгать объектын күрергә мөмкин.
Шулай ук махсус Гавами урыннар ишегалды өчен «Җанлы шәһәр» фонды «Диварның җиде хәзинәсе» проектын булдырды. Кремль диварлары камораларында Казан рәссамнарыннан җиде инсталляция барлыкка киләчәк. Һәр объектның үз тарихы бар, ул Кремльгә яңача карарга ярдәм итәчәк.
Гавами урыннарның ишегалдын төзекләндерү бу язда башланды. Авторлар тарихи үзенчәлекләрне исәпкә алып эшлиләр. Төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк – язын буа һәм инеш су белән тутырылачак, күпьеллык үләннәр һәм куаклар утыртылачак, рестораннар һәм кафеларның террасылары ачылачак, чаралар уздырылачак, дип хәбәр итә Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының матбугат хезмәте.