В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган тәүлектә Казанда барлыгы 132 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Фото: Денис Гордийко
Узган тәүлектә шәһәрдә 132 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Административ җаваплылыкка 485 шофер һәм 188 җәяүле җәлеп ителгән. 60 очракта – куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләре, тагын 12 очракта балаларны йөртү кагыйдәләре бозылган. 82 шофер җәяүлеләргә юл бирмәгән. Тугыз автомобильче исерек хәлдә машина йөрткән өчен тоткарланган, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр буенча ЮХИДИ бүлегендә.