В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Биредә дөньякүләм классик, заманча һәм эстрада музыкасы хитлары башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 20-нче июньдә Казанда «Tango стилендә Event» музыкаль open-air кичәсе узачак. Ул Кремльдән ерак түгел Тельман урамындагы ишегалдында оештырыла.
Биредә дөньякүләм классик, заманча һәм эстрада музыкасы хитларын шәһәрнең иң яхшы музыкантлары – Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» камера оркестры, Мәскәүнең «Яңа музыка студиясе» ансамбле солисты, скрипкада уйнаучы Станислав Малышев һәм башкалар башкарачак. Оештыручылар – София Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге – шәһәр халкына җылы атмосфера, җанлы тавыш һәм башка сюрпризлар вәгъдә итә.
Музыкаль open-air «Event Tango стилендә» кичәсе 20-нче июньдә 19.00 сәгатьтә Тельман урамындагы 29-нчы номерлы йорт ишегалдында узачак. Керү ирекле, белешмәләр өчен телефоннар: (843) 230-40-68, 230-41-22.