Казанның Киров районы ишегалдында мини-футбол мәйданчыгы ачылды, аның өслеге эшкәртелгән икенчел чималдан эшләнгән. Спорт объекты халык өчен СИБУРдан бүләк булды.
Киров районы ишегалдында икенчел чимал өслеге белән футбол мәйданчыгы барлыкка килде
Казанның Киров районы ишегалдында мини-футбол мәйданчыгы ачылды, аның өслеге эшкәртелгән икенчел чималдан эшләнгән. Спорт объекты халык өчен СИБУРдан бүләк булды.

Шоссе урамындагы 1 нче йорт ишегалдында мәйданчык ачылу уңаеннан «Рубин-2» командасы уенчылары Даниил Кирягин һәм Егор Тушев җирле егетләр белән иптәшләрчә матчта очраштылар. Балаларга эшкәртелгән пластиктан туплар бүләк ителде, дип хәбәр иттеләр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.

Исегезгә төшерәбез, йорт территориясен җәй көне «Безнең ишегалды» республика программасы буенча төзекләндерделәр. Биредә уеннар һәм ял итү зоналары барлыкка килде. Эшләр вакытында булган агачларны саклап калып булды. Өстәмә рәвештә ишегалдында халык белән бергә 40 тан артык агач утыртылган. Шулай ук территориядә җәяүлеләр сукмаклары салынган, 37 машина кую урыны өстәлгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Салават Күпере торак районы скверында Сибурның «Яшел формула» программасы буенча 200 дән артык агач һәм куак утыртылган.

2024-11-25T17:05:01+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.