В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тараларны тапшырган өчен алынган бонусларны проект партнерларының ташламаларына алыштырырга мөмкин
Казанның Мәскәү районы ишегалларында пластик шешәләр һәм алюминий банкалар эшкәртү өчен фандоматлар урнаштырылган. Аларны тапшырган өчен халык кушымтада бонуслар алачак, аларны сервис партнерларында ташламаларга алыштырырга мөмкин.
Фандоматка ике литрга кадәр күләмдә буш шешәләр һәм банкалар кабул ителә. Алар чиста һәм коры булырга тиеш. Эшкәртүгә теләсә нинди күләмдә тара тапшырырга мөмкин, бер шешәгә яки банкага 10 бонус бирелә. Бүләкләү өчен үз телефон номерыңны кертергә кирәк булачак.
Җайланмаларны Батыршин урамындагы 39 нчы йорт, Волгоградская урамындагы 2 нче йорт, Воровский урамындагы 23 нче йорт, Декабристлар урамындагы 103 һәм 114 нче йортлар, Серов урамындагы 3 нче йорт ишегалларында табарга була, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, шундый ук фандоматлар җәй көне Салават Купере торак районы паркында һәм Әмәт урманнарында барлыкка килде.