В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Теләгән һәркем үз күнекмәләрен үткәрә ала, моның өчен форма тутырырга кирәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
13 нче августта казанлылар хатха-йога белән шөгыльләнә алачак. Дәресне 30 еллык стажлы тренер Алена Самсонова үткәрәчәк. Тренировка 9:30 сәгатьтә башлана, очрашу урыны – Зорге урамындагы 81 нче, 83 нче, 85 нче, 87 нче номерлы йортлар ишегалды.
14 нче августта тәҗрибәле тренер-хореограф Владислава Бутолина җитәкчелегендә мускулларны тарттыру буенча дәрес узачак. Ул казанлыларны дөрес сузылырга һәм мускулларны йомшартырга өйрәтәчәк. Тренировка 18:00 сәгатьтә башлана, теләүчеләрне Ибраһимов урамындагы 65 нче номерлы йорт ишегалдында көтәләр.
Тренировкага үзегез белән бер шешә су һәм келәм алырга кирәк. Алдан теркәлү сорала, дип хәбәр ителә «Безнең ишегалды» республика программасының Telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, «Ишегалларында спорт августы» проекты кысаларында дәресне теләгән һәркем үткәрә ала. Моның өчен гариза тутырырга кирәк.
Проектның беренче дәресе 7 нче августта Казанда узды: Зорге урамы буенча 81 нче, 83 нче, 85 нче, 87 нче номерлы йортлар ишегалдында мускулларның барлык төркемнәренә күнегүләр ясалды.