В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар арасында ике махсус хәрби операциядә катнашучы бар
Фото: Денис Гордийко
ТР башкаласының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр иткәнчә, чираттан тыш ташламага махсус хәрби операциядә катнашучы ике кеше, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә алып торучы ике казанлы (алар тулай торактан куып чыгарылу турында белдерү кәгазе алган) һәм авария хәлендәге йортта яшәүче бер граждан дәгъва кыла. Депутатлар торак сатып алуда ярдәм күрсәтү өчен тәкъдим ителгән гаиләләр исемлеген расладылар.
Ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ дип табылган гражданнар, эшчәнлек өлкәсенә карамастан, максатчан квота буенча фатирлар сайларга хокуклы. Быел Казан шәһәр Думасы депутатлары карары буенча социаль ипотека программасы буенча чираттан тыш ташламаны алты гаилә алды инде.
Элегрәк Казан Мэры Илсур Метшин гаиләләрдән һәм катнашучылардан ташламалы торак сатып алу турындагы мөрәҗәгатьләр өстенлекле тәртиптә каралачак, дип билгеләп үтте.
Исегезгә төшерәбез, ел ахырына кадәр Салават Күпере торак районында 564 фатирлы биш яңа йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Аларны ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына социаль ипотека программасы буенча төзиләр.