В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк
Денис Гордийко фотосы
Киләсе шимбә көнне, 20 декабрьдә, шәһәрнең берничә яшүсмерләр клубында «Бергә» проекты кысаларында Яңа ел уңаеннан гаилә остаханәләре уздырыла. Казанлылар чыршы уенчыклары, шәмдәлләр ясый, агач дага бизи, җептән сурәт ясый, актерлык осталыгы дәресенә йөри алачак.
Әйтик, 10:00 сәгатьтә шәһәр яшьләрен «Старт» клубына (Побежимов урамы, 53) агач флагларны бизәү дәресенә чакыралар.
«Феникс» клубында (Восстание урамы, 38) винтаж стилендә чыршы уенчыклары ясарга мөмкин булачак. Чара 10:30 сәгатьтә башлана. Шул ук вакытта «Модуль» клубында (Габишев урамы, 14а) табигый һәм икенчел чималдан шәм ясау остаханәсе һәм «Арабеска» клубында (Сафиуллин урамы, 50) шәм кайнату, шәм савытын бизәү дәресе оештырылачак.
11:00 сәгатьтә Казан яшьләре өчен «Алтын кул» клубында (Гарифьянов урамы, 34) макраме буенча дәрес оештыралар. «Энергетик» клубында (Гудованцев урамы, 45а) Яңа ел сабынын әзерләү остаханәсе эшләячәк.
12:00 сәгатьтә шәһәр халкын «Алга» клубына (Х.Мәүлетов урамы, 21) агач дага бизәргә чакыралар. Шул ук вакытта теләге булган һәр кеше «Җәлил» клубында (Хәйруллин урамы, 5) фоамиран материалдан чыршы уенчыклары ясый алачак. Балта осталыгы буенча күнекмәләргә «Яшьлек» клубында (Годовиков урамы, 16) өйрәнеп булачак. Биредә чарада катнашучылар агачтан һәм фанерадан яңа ел бизәкләре ясаячаклар.
13:00 сәгатьтә «Ника» клубында (Восстание урамы, 59) җептән яңа ел веногы ясау остаханәсе уздырылачак. «Ритм» клубында (Кутузов урамы, 10а) шәһәрлеләр сәйләннән беләзек ясый алачак. «Крылатый» клубында (Побежимов урамы, 17) яшьләр фоамиран материалдан чыршы уенчыклары ясаячак.
Кадакка тарттырылган җеп ярдәмендә сурәт ясау остаханәсе 15:00 сәгатьтә «Остаз» клубында (Химиклар урамы, 19) үткәрелә. «Оранжевое настроение» клубында (Восстание урамы, 30) актерлык осталыгына өйрәнергә мөмкин булачак.
«Зенит» клубында 16:00 сәгатьтә (Карбышев урамы, 33) шәһәрлеләр фетр тукымадан прәннек ат рәвешендәге чыршы уенчыгы тегә алачак.
«Зазеркалье» клубында (Декабристлар урамы, 131) йомшак пластилиннан яңа ел магнитлары ясау остаханәсе көнне йомгаклау вакыйгасы булачак. Чара 17:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.
Чараларда катнашу өчен теркәлергә кирәк.