В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шөгыльләр 30 июньнән 5 июльгә кадәр барачак
Казандагы «Бергә» инклюзив үзәгендә «Елмаю» җәйге лагерь сменасына рус ишарәләр телен белгән ишетү сәләте бозылган балаларны җыю башланды. Анда 8 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
Җәйге сменалар 30 июньнән 5 июльгә кадәр барачак. Программада балаларны иҗади мастер-класслар, уеннар, спорт ярышлары, шулай ук белем бирү лекцияләре һәм башкалар көтә. Дәресләр 10:00 дән 15:00 гә кадәр узачак.
Җәйге сменага +7(995)981-08-58 телефоны буенча язылырга һәм тулырак мәгълүматны белергә мөмкин.
Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә «Игелекле Казан» АКбО тарафыннан гамәлгә ашырыла.