Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.06.2024, 16:25

Владислав Артемьев БРИКС Уеннарында шахмат буенча блиц турнирда көмеш медаль яулады

Казанда туып-үскән спортчы Андрей Есипенкога гына оттырды

Татарстан башкаласыннан спортчы БРИКС Уеннары кысаларында шахмат буенча блиц турниры призеры булды. Владислав Артемьев 8,5 очко җыйды, җиңгән Андрей Есипенкога 0,5 балл оттырды, ул шулай ук РФны тәкъдим итә. Иң яхшылар өчлеген белорус Максим Царук (7,5) йомгаклый.

Хатын-кызлар арасында Екатерина Лагно 10,5 очко нәтиҗәсе белән җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны китаянкалар Юсинь Сон (9) һәм Ци Гуо (8,5) алды.

Исегезгә төшерәбез, шахмат ярышлары 17 июньнән 22 июньгә кадәр Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза. Анда Абхазия, Бахрейн, Бразилия, Венесуэла, Һиндстан, Кытай, Эфиопия һәм башка илләрдән спортчылар катнаша. Шахматчылар арасында алты комплект бүләк уйнатылачак.

Элегрәк Владислав Артемьев БРИКС Уеннарында тиз шахмат буенча турнирда алтын яулады. Тугыз тур нәтиҗәләре буенча ул 7,5 очко җыйган. Шундый ук нәтиҗәне Белоруссиядән көмеш призер Максим Царук һәм Кытайдан бронза медалист Бай Цзиньши да күрсәтте. Владислав Артемьев көндәшләрен өстәмә күрсәткечләр буенча узып китте.

Барлык яңалыклар

Владислав Артемьев БРИКС Уеннарында шахмат буенча блиц турнирда көмеш медаль яулады

<p> Татарстан башкаласыннан спортчы БРИКС Уеннары кысаларында шахмат буенча блиц турниры призеры булды. Владислав Артемьев 8,5 очко җыйды, җиңгән Андрей Есипенкога 0,5 балл оттырды, ул шулай ук РФны тәкъдим итә. Иң яхшылар өчлеген белорус Максим Царук (7,5) йомгаклый. </p> <p> Хатын-кызлар арасында Екатерина Лагно 10,5 очко нәтиҗәсе белән җиңү яулады. Икенче һәм өченче урыннарны китаянкалар Юсинь Сон (9) һәм Ци Гуо (8,5) алды. </p> <p> Исегезгә төшерәбез, шахмат ярышлары 17 июньнән 22 июньгә кадәр Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта уза. Анда Абхазия, Бахрейн, Бразилия, Венесуэла, Һиндстан, Кытай, Эфиопия һәм башка илләрдән спортчылар катнаша. Шахматчылар арасында алты комплект бүләк уйнатылачак. </p> <p> Элегрәк Владислав Артемьев БРИКС Уеннарында тиз шахмат буенча турнирда алтын яулады. Тугыз тур нәтиҗәләре буенча ул 7,5 очко җыйган. Шундый ук нәтиҗәне Белоруссиядән көмеш призер Максим Царук һәм Кытайдан бронза медалист Бай Цзиньши да күрсәтте. Владислав Артемьев көндәшләрен өстәмә күрсәткечләр буенча узып китте. </p>