Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.04.2024, 10:12

Владимир Жаворонков Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясен җитәкләде

Яңа җитәкчене район администрациясе коллективына һәм активына шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдим итте

Фото: Марат Мөгыйнов

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы итеп Владимир Жаворонков билгеләнде. Элегрәк ул шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе белән җитәкчелек итте һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасын биләде. Бүген Казан мэры Илсур Метшин администрация хезмәткәрләренә яңа башлыкны тәкъдим итте. Залда шулай ук предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, хокук саклау органнары һәм прокуратура вәкилләре, сәламәтлек саклау учреждениеләренең баш табиблары, Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе башлыгы Җәүдәт Әхмәтханов, «Казаноргсинтез» заводы директоры Айрат Сафин һәм башкалар бар иде.

«Бүген Мәскәү һәм Киров районнарын яңа җитәкче – Владимир Владимирович Жаворонков җитәкләячәк. Соңгы 15 елда Киров һәм Мәскәү районнарында зур үзгәрешләр булды. Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан башкаласын үзгәрткән илкүләм проектларга рәхмәт. Без кандидатураны ныклап сайладык, алга таба үсешне дәвам итәргә, планканы төшермәскә кирәк. Яңа җитәкче белән районның яңа, матур сәхифәсе ачылыр дип ышанам», – диде шәһәр башлыгы.

Мэр билгеләп үткәнчә, районнарның элекке җитәкчесе Дамир Фәттахов эшкә яңа алымнар кертте, аның эшен Сергей Миронов дәвам итте. Шуннан соң Киров һәм Мәскәү районнары яңа дәрәҗәгә чыкты, капиталь ремонт, социаль инфраструктураны төзү һәм яңарту өлкәсендә һәм башка юнәлешләрдә лидерларның берсе булды.

Владимир Жаворонков ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерында һәм шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсендә гади белгечтән төп фигураларның берсенә кадәр юл үтте, дип билгеләп үтте Илсур Метшин. «Ул, тәҗрибәбез булмаган вакытта, безнең белән пандемия кебек катлаулы чорны кичерде. Безгә теге яки бу мәсьәләне ничек хәл итәргә кирәклекне ышанычлы, тыныч һәм профессиональ рәвештә җиткерде. Ул үзе кызыл зонага йөрде, әлеге көннәрдә, республика сәламәтлек саклау министры урынбасары була торып, хастаханәдә кизү торуын дәвам итте», – дип искәртте Илсур Метшин.

Владимир Жаворонков – «Россия лидеры» конкурсында җиңүче. РФ Хөкүмәте вәкилләре, губернаторлар, ил министрларының беренче урынбасарлары белән бергә Казанның сәламәтлек саклау идарәсенең экс-җитәкчесе кадрлар резервына сайлап алу аша узды, шуннан соң аны Мәскәүгә эшкә чакырдылар, әмма мэр аны калырга күндерде.

Үз чиратында Владимир Жаворонков мэрга рәхмәт белдерде. «Яңа вазифа шактый кызыклы һәм ныклы эш таләп итәчәк, ләкин без өметләрне акларбыз дип уйлыйм. Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы вазифасына керешүемә бик шатмын. Минемчә, әлеге районнар үсеш темплары һәм үзгәрешләр динамикасы буенча чын лидерлар. Депутат корпусыннан алып эре предприятиеләр җитәкчеләренә кадәр барлык активның җайга салынган эше аркасында үзгәрешләр системалы рәвештә уңай характер күрсәтә», – дип белдерде ул.

Владимир Жаворонков билгеләп үткәнчә, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе креатив, нык һәм үзенчәлекле. «Чыннан да, Дамир Фәттахов һәм Сергей Миронов тарафыннан район үсешенә куелган планка югары. Киләчәктә дә район халкы файдасына эшләрбез дип ышанам», – дип өстәде ул.

Белешмә

Жаворонков Владимир Владимирович 1985 елның 9 нчы маенда Казанда туган. 2008 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлый.

2005 елдан 2006 елга кадәр 6 нчы шәһәр клиник хастаханәсендә кече медицина хезмәткәре булып эшли.

2010 елдан 2011 елга кадәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерында табиб-хирург вазифасында һәм башка оешмада эшли.

2011 елдан 2015 елга кадәр эндоскопия бүлегенең табиб-эндоскопчы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерында диагностика, дәвалау һәм реабилитация чараларының яңа ысулларын эшләү һәм кертү бүлеге мөдире була.

2015 елдан 2016 елга кадәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерында диагностика һәм дәвалауның рентгенохирургия ысуллары бүлеге мөдире, табиб-рентгенолог булып эшли.

2016 елдан 2019 елга кадәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерында оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары вазифасын башкара.

2019 елның ноябреннән 2024 елның апреленә кадәр – ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе.

Диләрә Гафурова, Юлия Летникова

Барлык яңалыклар