27 мартта Анжела Вавилова исемендәге Фонд 16 еллыгын билгеләп үтә
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март, Алинә Бережная). Бүген Анжела Вавилова исемендәге Фонд үзенең 16 еллыгын билгеләп үтә. Фонд эшләгән еллар эчендә 7 меңнән артык онкология һәм башка катлаулы көчәюче авырулар белән авыручы балаларның һәм өлкән яшьтәгеләрнең гомере озынайтылган. Фондның төп казанышы - Казан хосписы, анда инкурабельле (дәвалап булмый торган авырулы) пациентларга паллиатив ярдәм күрсәтелә.
Фондның барлыкка килү тарихы 2003-нче елның мартыннан башлана. Ул чакта, 16 ел элек, автобус йөртүче Владимир Вавилов гаиләсендә 2 яшьлек кызлары Анжела лейкемиядән вафат була. Шәхси фаҗига зур күләмле проектка әверелә - Владимир Вавилов кызын дәвалауга җыелган акчаларны хәйрия фонды төзүгә сала, аның төп максаты - балалары мәкерле авыруга юлыккан гаиләләргә ярдәм итү була.
Фонд тырышлыгы белән 2014-нче елның җәенә татарстанлылар иганәсенә республикада беренче балалар хосписы ачылды, ул тәүлек дәвамында карау стационарындагы 17 пациентны кабул итте. Бер елдан соң хосписта 18 яшьтән өлкәнрәк пациентлар өчен 18 койко-урынга исәпләнгән бүлек ачылды.
Бүген Казан хосписы Европада иң яхшылардан булып танылды. “Бу статуска лаек булу өчен сикәлтәле юл узарга туры килде", - дип искә ала Владимир Вавилов.
"Мин һәрвакытта да иҗтимагый оешманың эшен хезмәт белән генә күрсәтеп була, дим. Башлангыч этапта авыр булды, аңлап бетермәүләр белән очраштым, кешеләргә хоспис кебек биналарның кирәк булуын озак аңлатырга туры килде, алар авыртуны басарга, авыруларга да, аларның туганнарына да психологик, рухи һәм иҗтимагый ярдәм күрсәтергә сәләтле”, - дип сөйли В. Вавилов.
Бүген хоспис стационарында 17 бала һәм 18 өлкән кеше исәпләнә, хосписның күчмә хезмәте тагын 108 яшь пациент һәм 52 өлкән кешене карый. Көн саен 80 кешедән торган хоспис персоналы кул астындагыларның психоэмоциональ халәтен үз мәхәббәте һәм ярдәме белән кайгырта , туганнарына якын кешенең югалтуын кичерергә булыша. "Хоспис - якыннарга мәхәббәт белдерү ул, монда мәхәббәтсез эшләргә ярамый. Безнең өчен пациентлар юк, һәр кеше – безнең гаилә әгъзасы”, - ди В. Вавилов.
Анжела Вавилова исемендәге Фонд бөтен көчен яман шеш авырулары белән көрәшүгә багышлый. Фонд тарихын балалар яза. Әйтик, берничә ел элек Фонд канаты астына 8 яшьлек Ләйсән Саттарова эләккән, кызга баш мие шеше диагнозы куелган. Битараф булмаган кешеләр көче белән баланы дәвалауга акча җыелган. Авыру җиңелгән кебек тоелса да, 10 елдан соң рецидив була – шеш яңадан үсә башлый. Ләйсән Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә дәвалана, табиблар оператив тыкшыну мөмкин түгел, дигән нәтиҗә чыгара. Хәзер кыз бала хоспис тәрбиясе астында. Биредә аның тормышы өчен көрәшүне дәвам итәләр. 9-нчы апрельдә Ләйсән химеотерапия курсын үтә башлаячак. Һәм мондый меңләгән очрак бар, хәзер онкология һәм башка катлаулы, көчәюче авырулар белән авыручы 200-гә якын бала фонд ярдәменә мохтаҗ. Шунысын да әйтергә кирәк, бүген Татарстанда онкология диспансерында республиканың һәр 35-нче кешесе исәптә тора.
Анжела Вавилова исемендәге Фонд Татарстанда икенче стационар хоспис төзүне планлаштыра. Инде мөһим бурычларның берсе хәл ителгән – РФ Хөкүмәте дәрәҗәсендә өлкәннәр өчен хоспис төзү өчен Татарстанга җир кишәрлеге бүлеп бирү турында Карар кабул ителгән. Икенче ел бу проектны гамәлгә ашыру өчен акча җыю алып барыла. Хәзерге вакытта 29 млн. сумга якын акча җыелган, ә фонд өчен 250 млн.сум акча кирәк. Республиканың битараф булмаган кешеләре фонд өчен әлеге күтүрә алмас сумманы җыярга ярдәм итә ала. Хоспис төзелешенә акчалата өлеш кертү фондның туган көненә иң яхшы бүләк булачак. Үз өлешеңне кертү өчен, 7715 кыска номерына СМС җибәрергә, анда «Анжела» сүзен язып, алга таба, буш ара калдырып, күчерергә теләгән сумманы күрсәтергә кирәк. Шулай ук Анжела Вавилова исемендәге Фондның рәсми сайтында иганә итүнең башка ысуллары, шулай ук керемнәр һәм чыгымнар турындагы хисаплар күрсәтелгән.