Эшсезлек дәрәҗәсе 2,9% дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана
Фото: kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче декабрь). Россия гражданнарының реаль хезмәт хакы якынча 8% ка артачак. Бу хакта ел саен үткәрелә торган матбугат конференциясе һәм туры линия барышында РФ Президенты Владимир Путин белдерде.
«Реаль хезмәт хакы якынча сигез процентка артачак, бу инфляциядән кала. Мин аңлыйм, һәркемдә дә алай булмаячак, ләкин ил буенча уртача әлеге статистика төгәл. Халыкның керемнәре дә арта. Монда компонентлар күбрәк – кайдадыр биш процентлап», — диде дәүләт башлыгы.
Аның сүзләренчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча эшсезлек дәрәҗәсе 2,9% тәшкил итәчәк. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, ил тарихында мондый түбән күрсәткеч әле булмаган.
«Икътисад үсешенең иң төп күрсәткече – тулаем эчке продуктның үсеше. Ел ахырына 3,5% көтелә. Бу яхшы күрсәткеч», — дип өстәде Россия лидеры.