В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
ТР башкаласына медиклар, психологлар һәм кирәкле медицина җиһазлары белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты җибәрелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Россия Президенты Владимир Путин Казан мәктәбендә атыш нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Зыян күрүчеләргә дәүләт башлыгы тизрәк савыгуларын теләде.
Казанда булган вакыйга турында В.Путинга Федераль куркынычсызлык хезмәте директоры Александр Бортников хәбәр итте. Президент хөкүмәткә яралыларга һәм зыян күрүчеләргә медицина һәм психологик ярдәм күрсәтүне, һәлак булганнарның туганнарына ярдәм итүне йөкләде.
Казанга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының медиклар, психологлар һәм кирәкле медицина җиһазлары белән махсус борты җибәрелде. Мәгариф министры Сергей Кравцовка һәм сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога фаҗига урынына очып китү йөкләнгән.
Росгвардия директоры Виктор Золотовка гражданнар әйләнешендә булырга мөмкин булган корал төрләре турында яңа нигезләмә эшләргә аерым йөкләмә бирелде, дип хәбәр ителә kremlin.ru сайтында.
12-нче майда Татарстанда матәм көне дип игълан ителде. Казанның 175-нче номерлы гимназиясендә атыш нәтиҗәсендә сигез кеше үлгән, шул исәптән җиде бала. 21 зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар.