В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык юлламаны игълан итү барышында ил Президенты гражданнарга социаль ярдәмнең яңа чаралары турында хәбәр итте.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче апрель). Быел Россия халкы социаль ярдәмнең яңа чараларыннан файдалана алачак, алар арасында мәктәп балалары булган гаиләләргә бер тапкыр түләнә торган түләүләр, йөкле хатыннар өчен айлык пособиеләр, балалы тулы булмаган гаиләләргә түләүләр, шулай ук техникум һәм көллият укытучыларына. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык юлламасын игълан итү барышында билгеле булды.
Ил президенты, бүген Мәскәүнең «Манеж» күргәзмә залында чыгыш ясаганда, пандемиянең нәтиҗәләрен илдә икътисад кына түгел, ә барлык кешеләр дә кичергәнен билгеләп үтте. Иң беренче чиратта, аз тәэмин ителгән гаиләләр авыр хәлдә калган – узган ел җан башына уртача керем төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булган 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар булган гаиләләр төбәк балалар яшәү минимумыннан 50% күләмендә акча ала башлаган.
Быел В.Путин әниләре һәм әтисе үзе генә бала тәрбияләгән гаиләләргә аерым ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте. 1-нче июльдән 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге, шул исәптән, мондый гаиләләрдә үсүче балаларга түләү билгеләнәчәк, аның күләме ил буенча уртача 5650 сум тәшкил итәчәк.
Йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан һәм материаль ягы начар булган хатын-кызлар өчен яңа түләүләр кертелә. Ил буенча уртача айлык түләү күләме аена 6350 сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, якын арада закон нигезендә, быелдан 7 яшькә кадәрге бала карау буенча больничный хезмәт хакының 100%-ы күләмендә түләнергә тиеш дип карар кабул итү планлаштырыла.
Президент ассызыклаганча, пандемия чорында барлык шундый карарлар да гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шулай итеп, 28 миллионга якын бала үсә торган гаиләләргә турыдан-туры, автомат түләүләр белән ярдәм күрсәттеләр. Кайбер чаралар озайтылачак. «Мәктәп яшендәге балалар үсә торган гаиләләргә тагын бер тапкыр бирелә торган, аерым алганда, барлык мәктәп укучыларына 10 мең сум акча бирү турында карар кабул ителде. Өстәвенә, бу чараны булачак беренче сыйныф укучыларына, быел укырга баручы балаларга да таратырга. Ата-аналарның баласын мәктәпкә җыярга вакыты булсын өчен, август уртасында түләрбез», – диде В.Путин.
Исегезгә төшерәбез, 2026 елга кадәр ана капиталы программасы киңәйтелгән һәм озайтылган. Хәзер аңа хокук беренче бала туу белән була. Ана капиталы индексацияләнгән һәм 640 мең сумга якын тәшкил итә. Моннан тыш, узган елның 1-нче гыйнварыннан башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар туклану оештырылган, һәм бу чара шулай ук гаиләләр өчен ярдәм булды, дип саный РФ Президенты.
Әйтелгән карарлар буенча нәтиҗә ясап, ил башлыгы хөкүмәткә 1-нче июльгә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бербөтен системасын әзерләргә кушты. Бурыч – мондый гаиләләр өчен ярлылык куркынычын минимумга калдыру. Моннан тыш, РФ Президенты фикеренчә, хезмәт күрсәтүләрне гади һәм тиз алу юлын да башкарырга кирәк. «2022 елга инде без «социаль казначылык» принципларын кертергә тиеш. Димәк, барлык федераль пособиеләр, пенсияләр, башка социаль өстәмәләр, хезмәтләр «бер тәрәзә» режимында рәсмиләштереләчәк һәм түләнәчәк, инстанцияләр буенча чабып йөрмичә, ә бары гаилә, бала туу факты, пенсиягә чыгу яки башка тормыш ситуациясе буенча. Инде өч елдан соң ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең абсолют күпчелеге Россия гражданнарына атнасына җиде көн, ягъни даими нигездә 24 сәгать режимында күрсәтелергә тиеш», – дип бурыч куйды В.Путин.