В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тәрбия һәм мәгариф, төбәк һәм икътисади үсеш системасында өстәмә карарлар кабул итү планлаштырыла
Фото: Денис Гордийко
Дәүләт башлыгы фикеренчә, Россиядә, күп кенә башка илләрдәге кебек үк, туучылар санының кимүе күзәтелә. «Россиядә кешелек цивилизациясенең нигезен тәшкил иткән традицион кыйммәтләрне саклауга зур игътибар бирелә. Бу элек тә шулай булган. Дөньяда яшәүчеләрнең күпчелеге безнең фикер белән килешә, шул исәптән көнбатыш илләренең миллионлаган гражданнары да. Бүген Россия һәм башка күп кенә дәүләтләр туучылар саны кимү проблемасы белән очраша», – диде ул.
Туучылар санына икътисад һәм социаль тормыш сыйфаты гына түгел, ә гаиләдә салынган тормыш ориентирлары да сизелерлек йогынты ясый. Шулай ук хакимиятнең барлык дәрәҗәләренең, гражданлык җәмгыятенең һәм традицион диннәрнең рухи әйдәүчеләренең бу юнәлештә алып барган эше бик мөһим. Владимир Путин күп балалы зур гаилә бөтен дәүләт стратегиясенең ориентиры булырга тиеш, дип белдерде.
«Балалы гаиләләргә ярдәм итү – безнең төп, әхлакый бурычыбыз. Зур, күп балалы гаилә яшәү нормасына, җәмгыять тормышы фәлсәфәсенә, бөтен дәүләт стратегиясе ориентирына әйләнерә тиеш», – дип мөрәҗәгать итте президент.
Диләрә Гафурова