Бу хакта Россия лидеры Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиёев белән очрашу вакытында белдерде
Фото: kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Россия Казан һәм аның ничек үсүе белән горурлана. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Үзбәкстан башлыгы Шәүкәт Мирзиёев белән очрашу барышында белдерде.
«Мин сезнең Казанда булганыгызны беләм. Без Казан белән горурланабыз, бу искиткеч шәһәрнең үсеше белән горурланабыз. Сез дә тәэсирләрегез белән уртаклашырсыз дип өметләнәм», - дип җиткерә Россия лидерының сүзләрен Кремльнең рәсми сайты.
Татарстан партнерларына күп нәрсә тәкъдим итә ала, дип өстәде дәүләт башлыгы.
Кичә Шәүкәт Мирзиёев Казанга беренче тапкыр рәсми визит белән килде. Татарстанда булу барышында Үзбәкстан лидеры «Казан-Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстанның сәнәгать потенциалы күргәзмәсендә булды, «Россия – Үзбәкстан» регионнары форумы нәтиҗәләре белән танышты, шулай ук Казан Кремле территориясендәге культ объектларын карады.