Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.05.2018, 20:48

Владимир Путин “Россия-2018” оештыру комитетының күзәтүчеләр советы утырышын уздырды

Чарада видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май). Бүген Сочида РФ Президенты Владимир Путин рәислегендә “Оештыру комитеты “Россия-2018” автоном коммерцияле булмаган оешманың Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Чарада видеоконференцэлемтә режимында футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын кабул итүче төбәк вәкилләре, шул исәптән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышта стадионнарның һәм башка инфраструктура объектларының чемпионатка әзерлекләре, турнирны транспорт, медицина, мәгълүмат ягыннан тәэмин итү һ.б. мәсьәләр буенча фикер алыштылар. Утырышны ачып, Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россия турнирга әзер. Хәзер, аның сүзләре буенча, иң мөһим этап – дөнья беренчелеген уздыру вакытында кулланылачак барлык механизмнарны көйләү – башлана.

“Эш сезгә, хөрмәтле коллегалар, барлык төбәк структураларына. Сезнең даими игътибарыгыз, әлеге эшне оештыруда шәхси катнашуыгыз кирәк булачак, - диде ул. – Яшәүчеләр уңайлылыгы, кунаклар һәм спортчылар өчен уңайлы логистика, юл хәле, мәдәни чаралар – барысы да сезгә йөкләнә”. РФ Президенты уеннарны медицина ягыннан тәэмин итүгә игътибар юнәлтергә кушты, дип хәбәр ителә РФ Президенты сайтында.

Утырышта шулай ук РФ спорт министры Павел Колобков, FIFA президенты Джанни Инфантино катнашты. Казаннан видеоконференцэлемтә режимында ТР премьер-министры Алексей Песошин, вице-премьер – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һ.б. кушылды.

Барлык яңалыклар