Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.02.2024, 13:44

Владимир Путин БДИны тапшыру механизмын камилләштерергә чакырды

РФ президенты вузларга кабул итү кампаниясе ахырына кадәр чыгарылыш сыйныф укучыларына бер фәннән имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлеге бирергә тәкъдим итте

Фото: Денис Гордийко

Россия президенты Владимир Путин вузларга кабул итү кампаниясе ахырына кадәр мәктәп укучыларына бер фәннән БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге бирергә тәкъдим итте. Бу белдерү Федераль Җыенга юлламада яңгырады.

«Балалар өчен уку йөкләнеше уйланган һәм баланслы булырга тиеш. Әлбәттә, дәресләрдә бер нәрсә өйрәтеп, имтиханнарда икенчесен сораганда, бу файда китерми. Мәктәп программалары һәм имтиханнардагы сораулар арасында, йомшак кына итеп әйткәндә, мондый зур аерма (кызганычка каршы, андый очраклар бар) ата-аналарны репетиторлар ялларга мәҗбүр итә. Ә бит аларның барысы да үзенә моны рөхсәт итә алмый», – диде дәүләт башлыгы.

Шуңа бәйле рәвештә ил президенты хөкүмәткә педагоглар һәм ата-аналар берләшмәләре белән берлектә бу проблеманы хәл итәргә йөкләмә бирде. Әлеге мәсьәлә белән беррәттән Владимир Путин БДИ темасына да кагылды. Аның фикеренчә, ул киң җәмәгатьчелектә элеккегечә зур бәхәсләр уята.

«БДИ механизмы камилләштерелергә тиеш. Бу юнәлештә тагын бер адым ясарга – чыгарылыш сыйныф укучыларына икенче шанс бирергә, атап әйткәндә, укучының сайлавы буенча аңа бер фәннән БДИны яңадан тапшыру мөмкинлеге тудырырга тәкъдим итәм. Моны, документларны тапшырып өлгерү өчен, югары уку йортларына кабул итү кампаниясе ахырына кадәр эшләргә кирәк булачак», – дип, фикере белән уртаклашты президент.

Диана Жиленкова

Барлык яңалыклар