Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге хезмәтләре һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин РФ атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре исемен алды. Ил Президенты Владимир Путин Указы хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
И.Гыйниятуллин торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен мактаулы бүләк алды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфасында Искәндәр Гыйниятуллин торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнарны яклау мәсьәләләре өчен җаваплы. 7 ел дәвамында ул Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе булып эшләде.