В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Визит БРИКС-2024 саммиты кысаларында булырга мөмкин
Фото: kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы декабрь). Россия Президенты Владимир Путин БРИКС – 2024 саммитында катнашу кысаларында Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумына барырга вәгъдә итте. Бу хакта Һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионаты җиңүчеләре һәм остазлары белән очрашуда билгеле булды.
Чарада Татарстан Республикасы исеменнән «Мобиль робототехника» парлы компетенциясе буенча төп һәм халыкара зачет җиңүчесе Дарья Знобишина чыгыш ясады. Ул дәүләт башлыгын Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумының халыкара компетенцияләр үзәгенә чакырды, анда БРИКС саммиты чаралары оештырылачак.
«Әгәр бу сез укыган урында булса, мин анда һичшиксез булырмын. Чөнки Россия – саммит хуҗасы. Мин сезнең тәкъдимегезне бик теләп кабул итәм», – диде Владимир Путин.
«Профессионаллар» чемпионатының финалы ноябрь ахырында Санкт-Петербургта узды. Колледж студентлары – 35 компетенция буенча, 14 яшьтән – 20 юнәлеш буенча ярыштылар, дип хәбәр ителә Россия Президенты администрациясе сайтында.
Күптән түгел ел йомгакларын ясаганда Владимир Путин БРИКС саммитын уздыру өчен мәйданчык буларак Казанның сайлануы шәһәрнең һәм тулаем Татарстанның югары үсеш дәрәҗәсе белән бәйле дип җиткергән иде.