Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.05.2019, 16:13

Казанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин килде

Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче май). Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга эш сәфәре белән килде. Аэропортта аны Россия Оборона министры Сергей Шойгу, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Эш сәфәре кысаларында Владимир Путин С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында – «Туполев» ГАҖ филиалында булачак. Дәүләт Башлыгы  предприятиене тирәнтен модернизацияләү барышы белән танышачак. Аерым алганда, РФ Президентына аэродром базасын реконструкцияләү, команда-диспетчер пунктын, ангарларны һәм очкычлар өчен ябык туктап тору урыннарын яңарту турында сөйләячәкләр.

Моннан тыш, Владимир Путинга җитештерү урыннарын техник яктан яңадан коралландыру: җитештерүгә әзерлек цехларын ремонтлау, эретеп ябыштырылучы төеннәр һәм агрегатлар, башка куәтләрне җитештерү турында мәгълүмат бирәчәкләр. Шулай ук завод вәкилләре  автоматлаштырылган проектлауның цифрлы технологияләрен гамәлгә кертү буенча үз эшләнмәләрен тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртәбез, үткән елның гыйнварында Владимир Путинның КАЗга эш сәфәре барышында 10 данә Ту-160 стратегик бомбардировщик-ракетоносец җитештерүгә контракт имзаланган иде.

Барлык яңалыклар