Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.06.2020, 19:00

Владимир Путин социаль ярдәм чараларының яңа пакетын тәкъдим итте

Алар арасында 16 яшькә кадәрге һәр балага, шулай ук медицина хезмәткәрләренә түләүләр бар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген халыкка мөрәҗәгате барышында социаль ярдәм чараларының яңа пакетын тәкъдим итте. Алар арасында 16 яшькә кадәрге һәр балага өстәмә түләүләр, шулай ук медицина хезмәткәрләренә һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләренә түләүләр каралган. Моннан тыш, зыян күргән тармаклар өчен 2% ставка буенча ташламалы кредитлау программасы киңәйтеләчәк.

Медицина хезмәткәрләренә түләүләр июль һәм август айларына озайтыла

Беренче чиратта, Владимир Путин барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. «Сезгә ярдәм итү, бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итү - дәүләтнең изге бурычы. Без моның өчен барысын да эшләдек һәм эшләячәкбез. Һәм бу мәсьәләләрне контрольдән төшермибез», - дип ассызыклады ил Президенты. Коронавирус инфекциясе белән көрәш дәвам иткәнлектән, медицина хезмәткәрләренә элек каралган барлык кызыксындыру түләүләрен һәм өстәмә түләүне июль һәм август өчен озайту турында карар кабул ителде. Дәүләт башлыгы белгечләрнең салымнардан азат ителүен генә түгел, аларның кайсы вакытта ялга китүенә карамастан, югары отпуск акчалары алачакларын ассызыклады.

Өстәмә түләүләр шулай ук социаль учреждениеләр - балалар интернатлары, картлар йортлары хезмәткәрләре, педагоглар, психологлар, медицина персоналы өчен дә каралган. Алар өчен түләүләр 15-нче сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Владимир Путин мөрәҗәгать барышында киләсе елның 1-нче гыйнварыннан физик затлар керемнәренә салым ставкасын елына 5 млн сумнан артык акча эшләүчеләр өчен 13%-тан 15%-ка кадәр үзгәртергә тәкъдим итте. Керемнәрнең бу санны узып киткән өлеше генә югары ставка белән капланачак. «Әмма бу да бюджетка 60 млрд сум тирәсе бирәчәк. Бу чаралар катлаулы, сирәк авырулар белән авыручы балаларны дәвалауга, кыйммәтле дарулар, техника һәм тернәкләндерү чаралары сатып алуга, югары технологияле операцияләр уздыруга тотылачак», - дип ассызыклады Президент.

28 миллионга якын бала 10 мең сум күләмендә ярдәм алачак

«Эпидемия дөнья икътисадына көчле һөҗүм ясады. Мөгаен, барлык илләрдә иң кискен проблема - мәшгульлекнең кыскаруы, эшсезлекнең артуыдыр, - диде дәүләт башлыгы. - Һәм монда иң мөһиме - кешеләргә турыдан-туры ярдәм итү, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм халыкны саклау, демографиягә инвестицияләр».

Эпидемия чорында балалы гаиләләргә аерым игътибар бирелде. Шулай итеп, иң масштаблы чара өч яшьтән 16 яшькә кадәрге һәр балага 10 мең сум түләү булды. Моннан тыш, 3 яшькә кадәрге һәр балага 5 мең түләү каралган иде - апрель, май һәм июнь айларында. В.Путин тагын бер тапкыр , июльдә, 16 яшькә кадәрге һәр балага өстәмә рәвештә 10 мең сум түләргә кирәк, дип саный. Шул рәвешле 28 миллионга якын бала ярдәм алачак. Түләү автомат рәвештә башкарылачак, дип ассызыклады Президент.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы фикеренчә, хәзер уңайлы, заманча торак сайлау мөмкинлекләрен киңәйтергә кирәк. Ул бәясе 6 млн сумга кадәр булган яңа торакка ташламалы ипотека кертергә тәкъдим итте.

1 июльдән барлык төбәкләрнең дә үзмәшгульләр өчен режим кертү хокукы барлыкка киләчәк

Шулай ук чыгышы барышында В.Путин зыян күргән тармаклар өчен 2% ставка буенча ташламалы кредитлау программасын киңәйтергә тәкъдим итте. «Без бу чарага ихтыяҗ булуын күрәбез. Шуңа күрә аны гамәлгә ашыруга тагын 100 млрд сум бүлеп бирергә тәкъдим итәм. Шулай итеп, өстәмә рәвештә предприятиеләргә, аларның хезмәткәрләренә чикләүләр режимыннан чыгу этабында ярдәм итәргә һәм шуның белән икътисадны һәм мәшгульлекне торгызуны тизләтергә», - диде дәүләт башлыгы.

РФ Президенты фикеренчә, эшкуарларга, шул исәптән башлап җибәрүчеләргә күбрәк ирек һәм мөмкинлекләр бирергә кирәк. Профессиональ керемгә салымны эксперименталь кертү тәҗрибәсе үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, шуңа күрә 1-нче июльдән барлык төбәкләрдә үзмәшгульләр өчен режим кертү хокукы барлыкка киләчәк. «Үзмәшгуль статусын 18 яшьтән түгел, ә 16 яшьтән алырга мөмкинлек бирергә кирәк. Әлеге хокуктан 3 миллионга якын граждан файдалана алачак. Шул ук вакытта мондый эш башлаучы эшкуарлар, үз эшенең ресурсларын салым түләүгә юнәлтмәсен өчен, өстәмә салым ташламалары, ә нәкъ менә бер минималь хезмәт хакы күләмендә салым капиталы да алачак», - дип хәбәр итте ул.

Барлык яңалыклар