Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.02.2024, 12:37

Владимир Путин барлык хакимият органнарына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә кушты

Мондый карар Федераль Җыенга юллама кысаларында яңгырады

Фото: Кремльнең матбугат хезмәте

Россия президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында барлык хакимият органнарына махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүне дәвам итәргә кушты.

«Россия бизнесы вәкилләре тарафыннан хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче волонтерлык оешмаларына, хәйрия фондларына ике ел эчендә миллиардлаган сум акча күчерелде. Кешеләр фронтка хатлар язалар, посылкалар, җылы әйберләр, маскировка челтәрләре җибәрәләр, җыйган акчаларыннан өлеш чыгаралар», – диде дәүләт башлыгы.

Аның сүзләренчә, мондый ярдәм бәяләп бетергесез, шул рәвешле һәркем гомуми җиңүгә үзеннән өлеш кертә. Фронттагы хәрбиләр ил халкының алар белән булуын тоялар.

«Ватанны саклаучылар» фонды эшен, Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты һәм башка иҗтимагый берләшмәләр тырышлыгын аерым билгеләп үтәсе килә. Барлык хакимият органнарыннан киләчәктә дә геройларыбызның гаиләләренә – әти-әниләренә, тормыш иптәшләренә, балаларына ярдәм итүләрен сорыйм, алар иң якыннары, кадерле кешеләре өчен борчылалар, аларны өйләрендә көтәләр», – диде Владимир Путин.

Кичә Казаннан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә быел беренче 88 тонна гуманитар ярдәм белән биш фура юлга чыкты. Татарстан тарафыннан шефлыкка алынган шәһәрләргә 2023 елда барлыгы 12 партия ярдәм киткән, ә 95 тонна авырлыктагы соңгы йөк декабрьдә озатылган. Бүген шәһәрдә гуманитар ярдәм кабул итү буенча 11 пункт эшли, ә Горький шоссесындагы склад йөкләрне җыю һәм комплектлауның бердәм ноктасы булып тора.

Диана Жиленкова

Барлык яңалыклар