Турнир Казанда узачак
Фото: kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь). РФ Президенты Владимир Путин 2024 елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры турында законга кул куйды.
Документта турнирны оештыру һәм үткәрү өчен кирәкле норматив база бар. Турнирның максатлары исемлегенә физик активлык һәм цифрлы технологияләрне берләштергән илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт төрләрен популярлаштыру керә.
Шулай ук закон турнирны оештыручының вәкаләтләрен, кабул итүче якның, федераль һәм төбәк хакимият органнарының вәкаләтләрен, ярышларны үткәрүнең ешлыгын билгели.
Элегрәк тиешле законны икенче һәм өченче укылышта РФ Дәүләт Думасы кабул иткән иде.