Магистральне ачу сәфәр вакытын 12 сәгатьтән 6,5 сәгатькә – ике тапкырга кыскартырга мөмкинлек бирәчәк
Фото: «Автодор» дәүләт корпорациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). Иртәгә Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Мәскәү-Казан М12 трассасын ачуда катнашачак.
«Президент катнашында видеоконференция режимында Казанга кадәр М12 «Восток» автомобиль юлын ачу тантанасы узачак», - диелә Кремль хәбәрендә.
Узган атнада еллык матбугат конференциясе барышында Владимир Путин магистраль буенча йөрү бәясен тикшерергә вәгъдә бирде. Дәүләт башлыгы мәгълүматлары буенча,бәя 4-4,5 мең сум тәшкил итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, М-12 федераль трассасы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары территорияләре буенча узачак. Татарстан буенча автомобиль юлының озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. Магистраль ачылу Казаннан Мәскәүгә кадәр сәфәр вакытын ике тапкыр диярлек кыскартырга мөмкинлек бирәчәк – 12 сәгатьтән 6,5 сәгатькә кадәр.