В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яңа автомобиль юлы биш регион территориясе аша уза
Фото: kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). Россия Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша Мәскәүдән Казанга кадәр М12 «Восток» трассасы буенча хәрәкәтне ачты. Автомобиль юлы илнең биш төбәген – Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород өлкәләрен, Чувашия республикасын һәм Татарстанны берләштерәчәк.
«Мин дә кайчан да булса бу юлдан уза алырмын дип өметләнәм. Сезгә көнләшәм, чөнки сез хәзерге вакытта булган трасса буйлап бару – бу чыннан да үзенчәлекле хисләр», - дип аңлатма бирде ил башлыгы.
Магистральнең озынлыгы 810 километр тәшкил итә, аның буенча Мәскәүдән ТР башкаласына 6,5 сәгатьтә барып җитәргә мөмкин булачак – автомобильчеләр сәгатенә 110 км тизлек белән хәрәкәт итә алачак. М12 трассасы «Европа – Көнбатыш Кытай» глобаль дәүләт проектына кертелгән.
Юлның һәр юнәлешендә икешәр-өчәр хәрәкәт полосасы бар, ә каршы транспорт агымнары бетон һәм металл киртәләр белән бүленгән. Бөтен трасса буенча яктырту мачталары урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, магистральнең беренче участогы Мәскәү өлкәсендә сентябрьдә эшли башлады. Аның озынлыгы 22,5 км тәшкил иткән.