В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1 нче марттан сыйныф җитәкчеләре һәм көллиятләрдәге кураторлар аена 10 мең сумга кадәр федераль түләүләр алачак
Фото: Денис Гордийко
Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, илнең иртәгесе көнен бүгенге яшь буынның омтылышлары билгели. «Үсү һәм формалашу, уңышлар, ныклыкка тикшерү узган тормыш ориентирлары – Россия бәйсезлегенең нигезе һәм мөһим гарантиясе, тарихыбызның дәвамы. Яшьләр сәясәте өлкәсендә уңай тәҗрибәне тупларга һәм быелдан ук яңа «Россия яшьләре» илкүләм проектын башлап җибәрергә тәкъдим итәм. Әлеге проект киләчәк турында һәм илебезнең киләчәге өчен булырга тиеш», – дип ассызыклады Владимир Путин.
Президент, яшүсмерләргә белем һәм тәрбия бирүче укытучыларга, остазларга рәхмәт белдереп, алар өчен яңа ярдәм чаралары кертергә тәкъдим итте. Мәсәлән, мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә директорларның тәрбия буенча киңәшчеләре 1 нче сентябрьдән 5 мең сум күләмендә федераль түләү ала башлаячак.
Ә 100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда эшләүче мәктәптәге сыйныф җитәкчеләре һәм техникумнардагы, көллиятләрдәге төркемнәр кураторлары өчен исә аерым карар тәкъдим ителде.
«2024 елның 1 нче мартыннан мондый белгечләргә сыйныф җитәкчелеге һәм кураторлык өчен федераль түләүне 10 мең сумга кадәр ике тапкыр арттырырга тәкъдим итәм», – диде Владимир Путин.
Камилә Вилданова