Инициатива балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк
Фото: Денис Гордийко
«Балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, туучылар санын арттыру юнәлешендә даими эшләү мөһим. Әлеге максатны күз алдында тотып, без «Гаилә» дип аталган яңа илкүләм проектны башлап җибәрәбез», – диде Владимир Путин.
Һәрчак файда китерә торган нәтиҗәле чаралар күрү зарур, дип өстәде дәүләт башлыгы. Алар кешеләргә һәм гаиләләргә, чыннан да, ярдәм итәргә тиеш.
«Без, иң беренче чиратта, күп балалы гаиләләрнең ярлылык дәрәҗәсен киметүгә басым ясарга тиеш. Гомумән алганда, ярлылык белән көрәшнең җиңел булмавын аңлыйм – әлеге мәсьәлә тулысынча системалы характерда, күп векторлы», – дип ассызыклады президент.
Исегезгә төшерәбез, 2024 ел илдә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителде.
Камилә Вилданова