Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2023, 15:53

Владимир Путин быел ТКХ системаларын төзү һәм ремонтлау программасын башлап җибәрү турында игълан итте

10 ел дәвамында әлеге өлкәгә кимендә 4,5 трлн сум инвестицияләр кертү планлаштырыла.

Фото: kremlin.ru

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче февраль, Юлия Летникова). Быел Россиядә ТКХ системаларын төзү һәм ремонтлау буенча зур программа эшли башлаячак. 10 ел дәвамында әлеге өлкәгә 4,5 трлн сумнан да ким булмаган инвестицияләр кертү планлаштырыла, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында. Моннан тыш, социаль объектларга таратылачак бушлай газлаштыру программасы дәвам итәчәк.

«Быелдан ТКХ системаларын төзү һәм ремонтлау буенча зур программа башлана. Без гражданнар өчен моның никадәр мөһим булуын, әлеге өлкәнең ни дәрәҗәдә эшләвен беләбез. Эшләргә кирәк, һәм без моны эшләячәкбез. Программаның көчле итеп старт алуы мөһим, шуңа күрә хөкүмәттән аны тотрыклы финанслауны тәэмин итүне сорыйм», – диде ил Президенты.

Моннан тыш, дәүләт башлыгы түләүсез газлаштыру федераль программасының озайтылуы турында хәбәр итте. «Аны социаль объектларга – балалар бакчаларына, мәктәпләргә, поликлиникаларга, хастаханәләргә һәм фельдшер-акушерлык пунктларына тарату турында карар кабул ителде инде. Гражданнар өчен программа хәзер даими нигездә эшләячәк, алар һәрвакыт үз йортларын газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруны сорап мөрәҗәгать итә алачак», – диде дәүләт башлыгы.

Быел төбәкләр илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2024 елга федераль бюджетта сакланган акчаларны ала алачак. Бу автоматик рәвештә кайтарылачак процентсыз казна кредитларын куллану ярдәмендә мөмкин булачак. «Күп кенә субъектларның социаль инфраструктураны, мәдәният һәм спорт объектларын, авария хәлендәге торактан күчерү һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерүне тизләтергә әзер булуын беләм. Мондый теләк, һичшиксез, тормышка ашырылачак, - диде Владимир Путин. – Хәзер 2024 елга ил бюджетына салынган акчаларны төбәкләр быел процентсыз казначылык кредитлары аша ала һәм куллана алачак. Киләсе елның апрелендә алар кире кайтарылачак». Әлеге мәсьәлә даими оператив контрольдә тотылачак, дип өстәде ул.

Владимир Путин экология темасына аерым игътибар бирде. Ул «Чиста һава» федераль проектының 2030 елга кадәр озайтылуын искәртте. «Зарарлы матдәләрне сизелерлек киметү бурычы көн кадагыннан төшми», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. Ул ассызыклаганча, ил калдыклар белән эш итү реформасында яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. «Ябык цикл икътисадына күчү өчен чүп-чарны эшкәртү һәм сортлау көчен арттырабыз. Приоритетта – иске чүплекләрне һәм тупланган зыянның куркыныч объектларын киләчәктә бетерү», - дип белдерде ил Президенты. Ул уникаль су объектларын – Байкал һәм Иделне савыктыру да дәвам итәчәк, дип өстәде.

Барлык яңалыклар