В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу хакта РФ президенты Федераль Җыенга юлламасы барышында белдерде
Фото: Кремль матбугат хезмәте
«Иртәгәсе көннән, 1 нче марттан, махсус операция ветераннары, шулай ук хәзерге вакытта гамәлдәге частьларда сугышучы солдатлар һәм офицерлар «Геройлар вакыты» махсус кадрлар программасының беренче уку агымында катнашу өчен гариза тапшыра ала. Иң мөһиме – алар иң яхшы сыйфатларын күрсәткән, иптәшләрен үз артыннан ияртергә сәләтле кешеләр булырга тиеш», – диде дәүләт башлыгы.
Уку-укыту процессы якындагы айларда башланачак. Остазлар сыйфатында хөкүмәт, президент администрациясе, федераль министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, эре компанияләр һәм төбәк башлыклары чыгыш ясаячак.
Махсус операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга шулай ук өстенлекле тәртиптә илнең әйдәп баручы югары уку йортларында югары белем, гражданлык белгечлеге алу мөмкинлеге тудырылачак.
«Махсус операциядә катнашучылар – рядовойлар да, сержантлар да, хәрби офицерлар да – бүген кораллы көчләрнең нигезен тәшкил итә. Һичшиксез, хәрби карьерасын дәвам итәргә теләүчеләр, училищеның командирлар курсларына һәм хәрби академияләргә кабул ителгән очракта, хезмәттә төрле өстенлекләргә ия булачак», – дип билгеләп үтте ил президенты.
Киләчәктә мондый кадрлар программалары киңәйтеләчәк, шулай ук РФ президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә курслар ачылачак. Владимир Путин академиянең статусын күтәрү кирәклеге турында да ассызыклап узды.
Дәүләт башлыгы, Оборона министрлыгына, шулай ук хәрби берләшмәләр командирларына мөрәҗәгать итеп, сугышчыларның һәм офицерларның инициативасын хупларга, программада катнашу өчен гариза бирүдә ярдәм күрсәтергә һәм алга таба көндезге дәресләргә командировкалау мөмкинлеген күздә тотарга кушты.
Диләрә Гафурова