Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2021, 15:16

Владимир Путин авария хәлендәге торакны бетерү программасын дәвам итү турында игълан итте

Аңа 2017 елның 1-нче гыйнварыннан соң авария хәлендә дип танылган йортлар кертеләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь, Ксения Швецова). Авария хәлендәге торакны бетерү буенча федераль программа дәвам итәчәк. Аңа 2017 елның 1-нче гыйнварыннан соң авария хәлендә дип танылган йортлар кертеләчәк. Бу хакта бүген Мәскәүдә узган зур матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин игълан итте.

«Программаны гамәлгә ашыру өчен акча биреләчәк, хәзер программа әзерләнә», - диде В.Путин.

Ул авария хәлендәге торакны бетерү программасының этаплап тормышка ашырылуын искәртте. Хәзерге вакытта аның буенча 2017 елның 1-нче гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган йортларны күчерәләр. Әмма күп кенә шәһәрләрдә, алар арасында Казан да бар, 2017 елдан соң авария хәлендә дип танылган һәм программага эләкмәгән йортлар бар.

«Мин инде күп тапкырлар әйттем һәм кабатларга телим: без кешеләрне бу вәзгыятьтән, алар яшәгән бу җимерек йортлардан чыгарырга тиеш», – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

Ул шулай ук программаны гамәлгә ашыру финанслау шартларында федераль һәм төбәк хөкүмәтләре тарафыннан алып барылуын билгеләп үтте һәм ил субъектлары башлыкларын мондый социаль программаларның әһәмиятенә игътибар итәргә өндәде. «Кешеләргә проблеманы хәл итәргә кирәк, дәүләт хакимияте бу бурычтан чыгып эш итәргә тиеш. Төбәкләрнең финанс мөмкинлекләре үсә, төбәк бюджетларының керемнәре сизелерлек артты», – диде В.Путин.

«Безнең авария хәлендәге йортлар бар әле, аларны төзекләндерү – иске тунга алтын төймәләр тагу белән бер. Программа эшләячәк һәм туктатылмас дип өметләнәбез», – дигән иде элегрәк Казан Мэры Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, хәзер Казанда гражданнарны 2019-2023 елларга авария хәлендәге торактан күчерү программасын гамәлгә ашыру бара. Аңа 2017 елның 1-нче гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган 51 йорт кергән. Бу йортларда 1448 кеше яши. 2023 елга кадәр, авария хәлендәге торакны бетерү программасы буенча, программа буенча ике елга алданрак 18 йорт күчереләчәк. Яңа торакка 681 кеше күчәчәк.

Барлык яңалыклар