В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Трансляция 12:00 сәгатьтә башлана
Фото: Кремль матбугат хезмәте
Дәүләт башлыгы юлламасын федераль каналлар күрсәтәчәк, шулай ук аны, залда буш урыннар булган очракта, Казанның «Синема 5» кинотеатрларында карарга мөмкин.
РФ Конституциясенең 84 нче маддәсе нигезендә ил президенты Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федерация Советы әгъзаларына илдәге вазгыять, эчке һәм тышкы сәясәтнең төп юнәлешләре турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итә. Мондый чыгышлар вакытында дәүләт башлыгы Россия парламентының ике палатасының да закон чыгару эшчәнлеге буенча конкрет тәкъдимнәр бирә.
Владимир Путин беренче тапкыр Федераль Җыенга 2000 елның 8 нче июлендә мөрәҗәгать иткән иде. Иң озын юлламаларның берсе – узган елгы мөрәҗәгать, ул 1 сәгать 45 минут дәвам итте.
Төп блок махсус операциягә һәм аның сәбәпләренә багышланды. РФ президенты шулай ук илнең Стратегик һөҗүм кораллары турындагы килешүдә катнашуын туктатып тору, минималь хезмәт хакы күләмен өстәмә арттыру, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында игълан итте.
Владимир Путин Федераль Җыенга 2017 һәм 2022 елларда гына мөрәҗәгать итмәде.