Россия Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде
Фото: Кремльнең матбугат хезмәте
«Кичәге чараны оештыруда күрсәткән ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм. Барысы да дәвам итә, спорт вакыйгаларын күздә тотып әйтүем. Һәрвакыттагыча барысы да югары дәрәҗәдә – Татарстанда эшли беләләр», – дип мөрәҗәгать итте Россия лидеры Рөстәм Миңнехановка.
Дәүләт башлыгы чараның республика һәм илкүләм генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә булуын ассызыклады, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.
«Киләчәк уеннары» Казанда 3 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Турнирда дөньяның 107 иленнән 2 меңләп кеше катнаша. Кичә ярышларны ачу тантанасы узды, анда Владимир Путин катнашты.