Россия лидеры Сербия Республикасы президенты белән очрашу үткәрде
Фото: kremlin.ru
Россия президенты Владимир Путин Сербиянең Босния һәм Герцеговина Республикасы лидеры Милорад Додик белән очрашу барышында «Киләчәк уеннары» турнирын яхшы чара дип атады.
«Бу, чыннан да, тулысынча гуманитар характердагы яхшы чара. Һәм без монда дусларыбызны күрүебезгә бик шат», – диде Россия лидеры.
Бүген Владимир Путин Казанга килде. Эш сәфәре кысаларында Россия лидеры берничә дәүләт башлыклары белән очрашулар үткәрәчәк, шулай ук «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында катнашачак.
Ярышлар 3 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Турнирда дөньяның 107 иленнән 2 меңләп кеше катнашачак.