Дәүләт башлыгы югары тизлекле тимер юл магистральләрен үстерү буенча киңәшмә үткәрде
Фото: kremlin.ru
Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдән Казанга кадәр югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше башлануын кире какмады. Бу хакта дәүләт башлыгы кичә Свердловск өлкәсендә узган киңәшмәдә белдерде.
«Мәскәү һәм Санкт-Петербург арасында югары тизлекле магистраль төзү эше әле башлана гына. Киләчәктә мондый элемтәне Рязань, Казан, Екатеринбург, Адлер, шулай ук Белоруссия башкаласы Минск юнәлешендә оештыру планлаштырыла», – диде Россия лидеры.
Владимир Путин Россия Федерациясендә иртәме-соңмы югары тизлекле тимер юл магистрале кирәк булачак, һәм әлеге максатларга 500 млрд сумнан артык акча сорала, дип өстәде.