В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бүләкләнде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы сентябрь). Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова РФ дәүләт бүләге – «II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Тиешле указга кичә Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
Евгения Лодвигова бүләккә ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
«II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Россия дәүләтчелеген ныгыту, илнең социаль-икътисадый үсеше, фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, мәдәният һәм сәнгатьне үстерү, атаклы спорт казанышлары, тынычлык, дуслык һәм халыклар арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту, илнең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш керткән аерым зур казанышлар өчен гражданнар бүләкләнә.