В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
РФ Президенты «Киләчәк уеннары»на кадәр 100 көн» чарасында катнашучыларны сәламләде
Фото: kremlin.ru
(Казан шәһәре KZN.RU 14 нче ноябрь). РФ президенты Владимир Путин «Киләчәк уеннары»на кадәр 100 көн» чарасында катнашучыларны сәламләде.
«Без Россиядә күптөрлелекнең кыйммәтен яхшы аңлыйбыз, шул исәптән, әлбәттә, спортта да. Бу безнең өчен көч һәм осталык ярышлары, яисә сәламәт, актив яшәү рәвеше нигезе дигән төшенчәсеннән күпкә зуррак. Спорт – ул символ, гаделлек, тигез хокуклылык һәм гуманизмның гәүдәләнеше, илләр һәм халыкларның үзара аңлашуын ныгыту юлы», – диде Россия лидеры.
Ул «Киләчәк уеннары»н вакыйгаларга бай, уникаль спорт бәйрәме дип атады. Аның сүзләренчә, классик спорт төрләрен һәм киберспортны берләштерү идеясе Россия образын чагылдыра.
«Киләчәк уеннары»нда катнашучылар һәм кунаклар төрле традицияләр һәм мәдәниятләр үсеш алган, бер-берсен баеткан Казанга килеп, үзләре дә моңа инана алачаклар», – дип билгеләп үтте президент.
«Киләчәк уеннары» Казанда 2024 елның 21 нче февраленнән 3 нче мартына кадәр узачак.