Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.01.2018, 16:11

Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булдылар

Кунаклар Ту-160М тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган бомбалаучы самолетның күрсәтмә очышын күзәттеләр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булдылар. Объектта шулай ук РФ вице-премьеры Дмитрий Рогозин, РФ оборона министры Сергей Шойгу, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров булды.

Аэродром комплексында РФ Президенты Ту-160М тавыш тизлегеннән югарырак тизлек белән оча торган бомбалаучы - ракета йөртүче стратегик самолетның очканын күзәтте. Самолетка Россия Хәрби-Һава көчләренең беренче баш командующие, Россия Герое, армия генералы Петр Денейкин исеме бирелде.

Очыш 300 метр югарылыкта җиде минут тирәсе дәвам итте. Очучылар самолетның һавада тотрыклылыгын тикшерә торган маневрлар ясап карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Искәртергә кирәк, Казан авиация заводында ракета йөртүче стратегик самолет җитештерү турындагы карар 2015 елда кабул ителде. Яңа очкыч җыю цехыннан заводның сынау станциясенә 2017 елның ноябрендә китерелде.

Ту-160М – үзгәрүчән уксыман канатлы иң зур очкыч, дөньяда иң көчле хәрби машиналарның берсе. Самолетта идарә итүнең яңа мәгълүмат системасы куелачак, аның өстенлеге – очыш турындагы мәгълүматны бердәм системада җыю, эшкәртү һәм чыгару. Шулай ук биредә пилотаж-навигация җайланмалары, бортның элемтә комплексы, автоматлаштырылган идарә итү системасы, радиолокация станциясе, радиоэлектрон каршылык күрсәтү комплексы алмаштырылачак, ягулыкны контрольдә тоту һәм идарә итү комплексы, двигательләр белән идарә итү системасы яңартылачак.

Барлык яңалыклар