Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2020, 18:14

Владимир Путин: «Төп критерий - Россия гражданнарының иминлеге һәм сәламәтлеге»

Россиядә эшләми торган көннәр ай ахырына кадәр дәвам итәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Россиядә эшләми торган көннәр ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, профилактика чараларын үтәүче гражданнар җаваплылыгы нәтиҗәсендә, яңа коронавирус инфекциясенең тиз таралуы тоткарлап торыла, һәм барлык кешеләрне сәламәтлекләрен саклауны дәвам итәргә һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннардан ерак торырга чакырды.

Эш хакын саклап калып, эшләми торган көннәр 30-нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Бөтен ил буенча игълан ителгән эшләми торган атна да, шулай ук күп кенә регионнарда яшәүчеләр өчен каралган үз-үзен изоляцияләү режимы кисәтү гамәлләре, барлык хакимият органнарын мобилизацияләү һәм сәламәтлек саклау системасы ресурсларын арттыру өчен вакытны отарга мөмкинлек бирде, дип билгеләде В.Путин. Бу үз чиратында вирус белән мөмкин кадәр нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирде.

«Тулаем алганда, безгә өлкән буын кешеләрен җитди куркынычтан саклап кала алабыз, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә, югары уку йортларында, башка уку йортларында эпидемия таралуына юл куймыйбыз, - диде В.Путин. - Әмма алга таба нишләргә, нинди карарлар кабул ителәчәген уйларга кирәк. Аларны ахырына кадәр уйлаган вакытта, вирусның безгә янавын дәвам итүен истә тотарга кирәк. Вирусологлар фикеренчә, дөньяда эпидемия пигы әле үтелмәгән, шул исәптән безнең илдә дә».

Шуңа бәйле рәвештә, хезмәт хакын саклап калып, ягъни 30-нчы апрельгә кадәр эшләми торган режимны ай ахырына кадәр озайту турында карар кабул ителде, диде В.Путин.

Субъектлар башлыкларына өстәмә вәкаләтләр биреләчәк

Төбәкләрдә вирус таралу белән бәйле вәзгыять төрлечә: кешеләр өчен җитди куркыныч тудырган субъектлар бар - мәсәлән, Мәскәү, шулай ук чирнең әлегә бер генә очрагы да теркәлмәгән төбәкләр дә бар, диде Президент. Шул сәбәпле төрле субъектларда вирус таралуга юл куймау өчен төрле чаралар күрелергә тиеш, дип саный В.Путин.

Әгәр бер төбәктә каты чикләүләр кертелгән булса, башкаларда югары дәрәҗәдәге әзерлекне саклап калганда әлегә локаль, нокталы чишелешләр җитәрлек. Шуңа күрә субъект башлыкларына Президент күрсәтмәсе буенча өстәмә вәкаләтләр биреләчәк.

«Агымдагы атна ахырына кадәр төбәкләр башлыклары, кешеләрнең сәламәтлеген, иминлеген, икътисадның тотрыклылыгын һәм төп инфраструктураның тотрыклылыгын тәэмин итү күзлегеннән караганда, нәкъ менә аларның территориясе өчен оптималь профилактик чараларның конкрет җыелмасын билгеләргә тиеш булачак, - диде В.Путин. - Төбәкләр нинди режим кертергә, нинди учреждениеләр һәм оешмалар үз эшчәнлеген туктатып торырга тиеш, ә кайсыларын гражданнар куркынычсызлыгын катгый тәэмин иткәндә дәвам итәргә мөмкин дигән карарлар кабул итәчәк».

Бөтен хакимият органнары һәм өзлексез җитештерү предприятиеләре, медицина учреждениеләре һәм даруханәләр, беренче кирәкле товар кибетләре һәм тормыш белән тәэмин итү хезмәте үз эшен дәвам итәчәк.

Система барлыкка китерүче предприятиеләр, мәгариф, фәнни оешмалар өчен өстәмә чикләүләр кертү кирәк булганда, төбәкләр мондый карарны федераль хөкүмәт белән килештерергә тиеш булачак. Шулай ук төбәк хакимиятләренең гамәлләре санитар-эпидемиологик хезмәтләр белән килештерелергә тиеш, дип ассызыклады Президент. «Төп критерий - Россия гражданнарының сәламәтлеге һәм иминлеге, - диде ул. - Хәл үсешен исәпкә алып, өстәмә карарлар кабул итәчәкбез, һәм әгәр мөмкинлек булса, эшләми торган көннәр чорын кыскартачакбыз».

Эпидемиягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашырганда, эш урыннарын һәм гражданнарның керемнәрен саклауның мөһимлеге турында онытырга ярамый, дип билгеләде В.Путин. «Бу - хөкүмәт, төбәкләр, бизнес өчен гомуми өстенлек. Безнең төп бурычларны хәл итү нигезендә нәтиҗәле, тотрыклы эшләүче икътисад ята, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә дә», - дип ассызыклады дәүләт башлыгы.

«Вәзгыятьнең катлаулылыгын тиешенчә аңлаганда гына янаган рискларны киметә алабыз»

Ил халкын В.Путин хакимият таләпләренә, табиблар һәм белгечләр киңәшләренә игътибар белән якын килергә чакырды. Президент медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә оешкан шартларда башкарылган көчәйтелгән эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Медицина хезмәткәрләренә хәзер җиңел түгел. Нәкъ менә алар хастаханәләрдә һәм йогышлы авырулар бүлекләрендә, барлык табиб участокларында коронавирус эпидемиясеннән саклау өчен җаваплы: кешеләрне дәвалыйлар, коткаралар, авыруларның килеп чыгуын һәм үсешен булдырмый калалар. Ышанам ки, илнең барлык гражданнары да медицина хезмәткәрләренә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре әйтер», - диде Президент. В.Путин шулай ук эшне дәвам итүче башка өлкә белгечләренә, волонтерларга һәм эпидемиягә каршы көрәшкә өлеш кертүче битараф булмаган гражданнарга рәхмәт белдерде.

«Безнең уртак җаваплылык һәм үзара ярдәмләшүебез бик тә мөһим булып кала бирә. Хәтта бу атна да, без вәзгыятьнең катлаулылыгын аңлаганда, рискларны киметә алуыбызны күрсәтте. Киләчәктә дә шулай килешеп эшләячәкбез. Һәм иң мөһиме - җиңүгә таба», - диде В.Путин ахырында.

Барлык яңалыклар