РФ президенты, беренче чиратта, күп балалы гаиләләр арасында әлеге проблема белән көрәшергә кушты
Фото: Кремль матбугат хезмәте
2023 елда Россиядә ярлылык чигендә булган яшәүчеләр 13,5 млн кешегә кадәр кимегән. Бу хакта Федераль Җыенга юлламаны игълан итү барышында ил президенты Владимир Путин җиткерде.
«2000 елда Россиядә 42 миллионнан артык кеше ярлылык чигендә саналган. Шул вакыттан бирле хәл чыннан да нык үзгәрде. Узган ел нәтиҗәләре буенча ярлылык чигендә булган кешеләр саны 13,5 миллионга кадәр кимегән. Әлбәттә, бу да бик күп. Ләкин без әлеге проблеманы хәл итүне даими игътибар зонасында тотабыз», – диде дәүләт башлыгы.
Ул күптән түгел генә берничә чара күрелгәнен искәртте. Мәсәлән, 2023 елның 1 нче гыйнварыннан керемнәре аз булган гаиләләр өчен айлык бердәм пособие кертелде, ярдәм хатын-кызның йөкле вакытыннан алып балага 17 яшь тулганчыга кадәр күрсәтелә. Узган ел түләүне 11 миллионнан артык россияле алган.
«Без социаль контракт төзү процедурасын җитди рәвештә гадиләштердек, биредә шулай ук күп балалы гаиләләр өстенлек ала. Хәзер социаль контрактка гаризаларны, минималь документлар җыелмасын беркетеп, дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә мөмкин. Әлеге мөмкинлекне киңәйтик. Бу өстәмә акча таләп итәчәк, якынча 100 млрд сумлап, әмма алар каралган», – дип ышандырды Владимир Путин.
Ярлылык проблемасы кискен булып кала һәм бүген ил халкының 9% тан артыгына турыдан-туры кагыла, ә күп балалы гаиләләр арасында, экспертлар бәяләвенчә, – 30% тирәсе, дип билгеләп үтте ул.
«Ачык максатлар куярга һәм аларга эзлекле рәвештә барырга кирәк. 2030 елга Россиядә ярлылык дәрәҗәсе 7% тан түбәнрәк булырга, ә күп балалы гаиләләр арасында ике тапкырдан артыкка кимергә һәм 12% ка кадәр җитәргә тиеш. Димәк, без ярлылыкны, бигрәк тә күп балалы гаиләләр арасында киметүгә аерым басым ясарга тиешбез», – дип ассызыклады дәүләт башлыгы.
Ярлылык белән көрәш – системалы һәм күп векторлы характердагы катлаулы мәсьәлә. Шуңа күрә бу өлкәдә кулланыла торган барлык чаралар һәм кораллар нәтиҗәле булырга һәм россиялеләр өчен сизелерлек, реаль нәтиҗә бирергә тиеш, дип нәтиҗә ясады президент.
Диана Жиленкова