Татарстанның спорт министры Владимир Леонов белдергәнчә, Казан инфраструктурасы Олимпия уеннарын үткәрүгә әзер. Моны 2013 елгы Универсиададан соң калган гаять зур мирас исбатлый.
«Безнең көн саен яңа объектларыбыз барлыкка килә. Капиталь ремонтка күп акча билгелибез. Без тышкы кыяфәтне генә түгел, җиһазларны, инвентарьны да үзгәртәбез. Без — илдә бассейннар саны буенча лидер. Бездә 293 бассейн бар, шуларның 15е — олимпия зурлыгында», — дип билгеләде спикер Дәүләт Думасының физик культура һәм спорт буенча комитетының күчмә утырышында.
«Инфраструктура ягыннан Казан иртәгә Олимпия уеннары үткәрергә мөмкин. Бездә моның өчен барысы да бар. Хәтта Кама Тамагында регата да үткәрә алабыз», — дип өстәде Владимир Леонов, аның сүзләрен ТАСС китерә.
Министр ассызыклаганча, якын арада Татарстан Республикасы башкаласында берничә яңа спорт объекты барлыкка киләчәк, шул исәптән фехтовкалау үзәге (аның бинасы хәзерге вакытта проектлау барышында), Алинә Заһитова исемендәге фигуралы шуу үзәге. Моннан тыш, планнарда — бер ел эчендә төбәктә биш өстәл теннисы үзәге төзү.