В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рейтинг архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш технологияләре һәм дизайн буенча әйдәп баручы профессиональ журналда басылып чыкты.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче гыйнвар). «Дубрава» урман паркының керү өлеше Казанда «Проект Россия» журналы версиясе буенча иң яхшы 30 иҗтимагый киңлек арасына керде. Объект Казан Мэриясе каршындагы иҗади төркем тарафыннан эшләнгән. Моннан тыш, журналның 95 чыгарылышы исемлегенә Алабуга шәһәрендәге «Чебурашка» паркы, Биләрдә урнашкан «Изге чишмә» тарихи-мәдәни паркы һәм Яр Чаллыдагы Азатлык мәйданы да кертелгән.
Россиядә архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш технологияләре һәм дизайн буенча әйдәп баручы профессиональ журнал халыкара жюри бәяләмәсе нигезендә рейтинг төзегән. Монда үз фикерләрен ландшафт архитекторы, Ken Smith Workshop нигез салучы Кен Смит, «Проект Россия»нең элеккеге баш мөхәррире Барт Голдхорн, ландшафт архитекторы һәм Vogt landscape Architects җитәкчесе Гюнтер Фогт һәм архитектор, West8 бюросына нигез салучы Эдриан Гезе җиткерде.
Иң яхшы утызлыкта 2018-2020 елларда гамәлгә ашырылган шәһәр территорияләре өчен проектлар бар: бөтен Россиядән урамнар, мәйданнар, скверлар, бульварлар, ишегаллары һәм уен мәйданчыклары.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елда Горки-Әмәт урманындагы «Йорт» экология үзәге интерьеры журнал версиясе буенча 2017-2018 елларда иң яхшы иҗтимагый интерьерларның берсе булды. Ул шулай ук альманах тышлыгына бастырылган.
«Проект Россия» журналы 1995 елдан Мәскәүдә чыгарыла һәм бөтен Россия, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә тарала. Һәр чыгарылыш үз эченә 30 иң яхшы проектны ала, чакырылган халыкара жюри фикеренчә, 4 елга бер уздырыла торган проект. Алар барысы да түбәндәге темалар буенча бүленгән: шәһәр, интерьер, төзелеш, ә соңгы тема актуальлектән чыгып сайлана: кәгазь, иске һәм яңа, редевелопмент, зур проектлар.