Яңа бина Кытай Халык Республикасы генераль консуллыгы янында төзелә
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Казанда Кытайның виза үзәге барлыкка киләчәк, аның бинасын республика генконсуллыгы белән янәшә төзи башлаганнар. Тик әлегә визалар бирелмәячәк. Алар яңа бина төзелеп беткәч кенә бирелә башлаячак. Бу хакта Кытай Халык Республикасының Казандагы генераль консулы Сян Бо матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Безнең генераль консуллык әлегә виза бирми. Минемчә, бу Россия гражданнары өчен дә, монда булган Кытай гражданнары өчен дә уңайсыз», - диде Сян Бо.
Эшләрне тиз төгәлләргә планлаштыралар, чөнки объект үзе зур түгел. Проект ТР хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла.
Кытай Халык Республикасының генераль консуллыгы Подлужная урамы, 21 адресы буенча урнашкан. Ул 2018 елның августында ачылды.