Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.07.2019, 14:46

Visit Tatarstan чарасы WorldSkills кунакларын стикерпак, чәй һәм киндер сумкалар белән каршы алачак

Бүген ТР Дәүләт Советы фойесында сувенир продукциясенең төрлелеге, шулай ук туристлык сезонына эшләнгән соңгы яңалыклар тәкъдим ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль, Алсу Сафина). Visit Tatarstan символикасы төшерелгән стикерпаклар, сувенирлар, открыткалар, чәй, киндер сумкаларны Казанда августта узачак WorldSkills стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар сатып ала алачак. «Без даими рәвештә продукция линеясын яңартабыз, яшьләрнең килүен аңлыйбыз һәм төрле вариантларны уйлап әзерлибез. Мәсәлән, яңалыкларның берсе – киндер сумкалар. WorldSkills вакытында аларны сатып алырлар дип уйлыйбыз, чөнки сәфәрдә мондый әйберләр бик кирәк», – дип саный «Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Дилбәр Садыйкова. Хәзер туристлар өчен брендлаштырылган 100 төргә якын продукция тәкъдим ителә - магнит, открытка, брелоклардан алып чемодан тышлыкларына, автомобиль номерлары өчен рамкалар, галстуклар һәм келәмнәргә кадәр. Бүген ТР Дәүләт Советы фойесында сувенир продукциясенең төрлелеге, шулай ук туристлык сезонына эшләнгән соңгы яңалыклар тәкъдим ителде. Күргәзмә белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары танышты.

Брендны кертү һәм Visit Tatarstan стилендә продукция чыгару белән шөгыльләнә торган ТР Туризм үсеше үзәге 40-тан артык җитештерүче белән хезмәттәшлек итә, аларның барысы да диярлек – Татарстанныкылар. «Брендның идеологиясе - җирле җитештерүчеләрне алга этәрү. Безнең өчен брендның элементларын куллану мөһим, без бергә дизайн өстендә эшлибез һәм продукцияне сатарга ярдәм итәбез», - дип билгеләп үтте Дилбәр Садыйкова. Текстиль эшләнмәләре белән дан алган Lindstrom фин компаниясе искәрмә булып тора. Компаниянең Татарстанда сервис үзәге эшли, ул Visit Tatarstan паттерлары белән дизайнер келәмнәре сериясен чыгара. Келәмнәр бер ай элек кенә барлыкка килде, Дилбәр Садыйкова сүзләренчә, мондый продукция бөтен Россия буенча Татарстан брендын алга этәрергә ярдәм итәчәк.

Visit Tatarstan бренды булган продукцияне бөтен шәһәр буенча 15 ноктада сатып алырга мөмкин. Республиканың күренекле образларын һәм милли колоритын чагылдыра торган Visit Tatarstan сувенирларының ассортименты төрле. Оекбашлар, чәк-чәк, открыткалар, агач такталар, чәй, бал һәм су аеруча популяр булып тора. Билгеле бер позицияләр буенча бер ел эчендә меңнән артык сату башкарылган, дип билгеләп үтте ТР Туризмны үстерү үзәге директоры. «Без ихтыяҗны исәптә тотып эшлибез. Куна белән эксперимент булды (Кол Шәриф мәчете сурәтләнгән ризык кисү тактасы - мөх.иск.), без берничә экземпляр эшләдек, алар тиз арада алынып бетте. Хәзер бер бизәк төшерелгән 100 кунадан торган партия чыгарылды», - дип сөйләде ул.

Дилбәр Садыйкова сүзләренә караганда, брендлаштырылган продукциягә туристлар арасында да, җирле халык арасында да ихтыяҗ бар.

Күргәзмәдә шулай ук кием-салым һәм аксессуарлар – күлмәк, галстук, милли элементлары булган сумкалар тәкъдим ителде. Татарча Casual дизайнеры һәм җитәкчесе Айгөл Сингатуллина сөйләгәнчә, алар көндәлек тормышта кияргә мөмкин булган киемнәр әзерли, шул ук вакытта әзер әйберләрне яки авторлык тукымаларын сатып алырга мөмкин. Узган ел милли элементлы сумкалар ТР ел сувениры исеменә лаек булган. «Без традицион технологияләрне – тире мозаикасы саклап калырга һәм яңа трендлар кертергә тырышабыз, мәсәлән, хәзер модада түгәрәк сумкалар», - дип билгеләде Айгөл Сингатуллина.

Visit Tatarstan бренды акрынлап туристларның яшәү стиленә кереп бара - берничә кофейня һәм җәмәгать туклану ноктасында хәзер үк «Татарча раф»ны татып карарга була - каһвә әзерләгәндә республикада үстерелгән 5 төрле үлән кулланыла.

Барлык яңалыклар