В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төньяк башкалада туып-үскән, Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе KZN.RU порталы укучыларына чолганышта калган Ленинградтагы тормыш турында сөйләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче май, Алинә Бережная). Ленинград блокадасы вакытында 900 салкын, ач һәм йокысыз көн һәм төн - Бөек Ватан сугышы тарихында иң кайгылы сәхифәләрнең берсе. Бу куркыныч һәм рәхимсез вакыт турында унлап фильм төшерелгән һәм китап язылган. Ләкин камалышта калган шәһәрдә яшәүнең чын куркынычы турында аның халкы гына сөйли ала. 125 граммлы ипи кисәге белән күн каеш салып пешерелгән аш һәм ачлыктан үлгән меңләгән кеше - 86 яшьлек химия фәннәре докторы, Казан милли тикшеренү технология университеты профессоры, Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Вильям Петрович Барабанов хәтерендә 1941-1944 елларда Россиянең төньяк башкаласы шул рәвешле калган. Җиңү көне алдыннан «сугыш баласы» Вильям Барабанов KZN.RU порталы укучыларына чолганышта калган Ленинградтагы балачагы турында сөйләде.
1941 елның 22-нче июне, ял көне. Барабановлар гаиләсе бу көнне Ленинград астындагы Вырица бистәсендәге дачада ял иткән. Бәла буласын берни дә сиздермәгән - 7 яшьлек Вильям Барабанов 3-нче сыйныфка барырга әзерләнә, яңа мәктәп формасында парта артына утырып, уку елын башлавын күз алдына китерә. Өлкән апасы Ариадна кечкенә Вильямны хуплый, аңа мәктәпкә әзерләнергә булыша. Ләкин планнары радиодан: «Советлар Союзына бернинди дә дәгъвалар белдермичә, сугыш игълан итмичә, Германия гаскәрләре безнең илгә һөҗүм итте» дигән хәбәр тар-мар итә. Балачак тәмамланды. Кечкенә Вильямның әти-әнисе Ленинградка китә, балалар бала караучы ханым белән кала. Ике атнадан да азрак вакыттан соң Вильям Петрович беренче тапкыр сугышның куркыныч «йөзен» күрә. «Без дусларыбыз белән елгада ял итә идек, көтмәгәндә безнең өстән немец самолеты очып үтте һәм берничә бомба ташлады, без, котылырга теләп, суга сикердек. Су асттыннан башымны чыгарып карагач, мин канлы эзләр күрдем, су саклый алмады», - дип сөйләде Вильям Барабанов.
Берничә атна эчендә Ленинград танымаслык булып үзгәрде - мәдәни башкаладан ул соры, боек, куркыныч шәһәргә әверелде - кешеләр тәрәзәләрне капладылар, чиркәүләр, гыйбадәтханәләр, соборлар, адмиралтейство гөмбәзләрен, алар ленинград күге төсе белән кушылсыннар һәм немецлар уты астына эләкмәсеннәр өчен, караңгы төсләргә буядылар. Халыкны күпләп эвакуацияләү башланды - эшелоннар кешеләр белән шыгрым тулды. «Без әти-әниләр белән дусларыбызны, туганнарыбызны озаттык, перронда ничек саубуллашканыбызны һәм боларның барысы да озакка түгел дип уйлаганыбызны хәтерлим. Чикләребезне саклап кала алачагыбызга һәм немецның Ленинградны читләтеп үтәчәгенә ышандык», - дип сөйләде Вильям Петрович. Барабановлар гаиләсе Ленинградтан китә алмый - Вильям Петровичның әнисе Анжела Вильямовна Ленинград өлкәсенең төп психиатры булып эшли һәм эшен дәвам итәргә тиеш була, әтисе, Петр Петрович, «Кызыл өчпочмак» заводында инженер булып эшли, анда фронт өчен хәрби техника әзерләнә, эш күп була, һәм сугыш башланганнан бирле ул өйдә күренми.
8-нче сентябрьдә Ленинградны камап алалар. Вильям Петрович, көндез дә, төнлә дә бомбаларның тукталмавын, снарядларның өйләрне юк итүен, күз алдында Витебск вокзалы, Мариин театры һәм шәһәрнең башка истәлекле урыннары җимерелүен искә ала. «Үлем исе һавада очып йөрде. Бөтен җирдә куркыныч иде - өйдә дә, урамда да», - дип искә төшерә Вильям Петрович. Бомбага тотуларның берсе вакытында Барабановлар йорты да зыян күргән, гаилә башта туганнарына, аннары әнисе эшләгән хастаханәгә күченгән.
1942 елның кышы аеруча салкын булды, дип истәлекләре белән уртаклашты Вильям Петрович. «Кешеләр берләште, бер фатирда берничә гаилә яшәде, тиздән тыныч вакыт килер һәм барысы да элеккечә булыр дип ышандылар», - ди безнең герой.
Ашау турындагы уй бер генә минутка да уйдан китмәде. Көненә балаларга 125 грамм икмәк, хезмәт итүчеләргә - 150 грамм, ә эшчеләргә 200 грамм икмәк бирәләр иде. Бигрәк тә төнлә кыен була иде, дип искә ала Вильям Петрович. «Төн уртасында уянып, саный идем: 1, 2, 3, 4... бер минут үтә дә яңадан: 1, 2, 3... Тагын икмәк алганчы, иртәнгә кадәр күпме вакыт калганын уйлыйсың һәм саныйсың. Кышның икенче яртысында без апам белән авыр дистрофия белән хастаханәгә эләктек», - дип сөйләде Вильям Барабанов.
Кайнатылган ак күн каешлар (аларда буяулар азрак - ред. иск.), обойлардан кырып алынган җилем деликатес булып саналган. Бу ничек тә булса ашказанын тутыра иде, дип билгеләп үтә Вильям Петрович.
Балалар уеннары да ризык белән бәйле иде. «Кунакка йөрешеп» тә уйнадык, бер-беребегә кунакка йөрүбезне һәм котлет белән бәрәңге ашавыбызны күз алдына китердек. Сугыштан соң мин ризык тәменә озак вакыт ияләшә алмадым», - дип искә төшерә Вильям Барабанов.
Ачлыктан кешеләр үлде, урамда ук егылып калдылар, аларның үле гәүдәләрен яз көне кар эрегәндә табалар иде. Үлем бәләкәй Вильямга да кагыла - әнисе каты авырып китә - нык арыганлык һәм артык авырлык үзен сиздерә. 1942 елның мартына йөри алмый башлаган - авыруларны утырып кабул иткән. 1942 елның 31-нче мартында ул үлгән, ә безнең геройны сеңлесе белән балалар йортына алып киткәннәр. «Әниемнең кайда җирләнгәнен мин белмәдем, аның каберен 2016 елда гына таптым, ул Санкт-Петербургтагы Писарево зиратында җирләнгән», - дип сөйләде Вильям Петрович.
1942 елның җәендә балалар йортын Пенза өлкәсенә Зур җиргә эвакуацияләгәннәр. «Юл бик катлаулы булды - немец самолетларыннан атулар туктатылмады, без ике атна бардык, авыллар яныннан уздык, кешеләр балаларның баруын белделәр, вагоннарга бәрәңге һәм икмәк ыргыттылар», - дип сөйләде безнең герой.
Соңрак Пенза өлкәсенә әтисе Петр Петрович килә. 1946 елда Барабановлар гаиләсе Казанга күченә. Биредә Вильям Петрович мәктәпне тәмамлый, аннары Казан химия-технология институтының технология факультетына укырга керә. Аны 1956 елда тәмамлый. Шуннан бирле аның бөтен тормышы фән белән бәйле була.
Университетта Вильям Петрович булачак тормыш иптәше Наталья Павловна белән таныша, аның белән алар инде 60 ел бергә. Яше өлкән булуга карамастан, Вильям Петрович фәнни эшчәнлеген дәвам итә - Казан милли тикшеренү технология университетында укыта, ректорат каршында киңәшче булып тора, ә буш вакытын яраткан оныклары һәм оныкчыклары белән үткәрергә тырыша.
Сугыш еллары Вильям Петровичның хәтерендә мәңгегә калган, ә авыр елларны искәртүче булып «Блокададагы Ленинградта яшәүчегә» мактау билгесе тора, аны героебыз пиджагына елына ике тапкыр - Ленинград блокадасын өзү көнендә һәм Җиңү көнендә беркетә.
Ленинград блокадасы 1944 елның 27-нче гыйнварында тәмамлана, сугыштан соң беренче тапкыр Вильям Петрович туган ягына 50-нче еллар башында килә. Үзенең тәэсирләре турында ул шигырьләрдә болай ди: «Бөек шәһәр исән калды, ул үзе өчен сугышкан, туган җирендә мәңгегә калган, әмма үлгәндә, җиңү яулаячагын белгән кешеләр хакына яши».